Печән базарында да кемне генә очратмыйсың, кем белән генә танышмыйсың.. Сүз гадәттә киемнәрдә язылган шигырьләрне күргәч ялганып китә. Бу апа белән дә Хәсән Туфанның "Кайсыгызның кулы җылы" шигыре, шагыйрьнең җәфа чиккәннәре турында сөйләшеп киттек. Шунда танышым Туфанның "Әйткән идең" җырын сузып җибәрде:
Тормышымның синнән соңгысындаТапканым юк иде һичкемне.Нишләргә соң? Бир бер киңәш миңа:Ул һәр яктан синең шикелле.«Нишләргә соң?» — дигән сорау беләнКиләм менә рәсемең каршына…Үзең булсаң әгәр, мондый уйларКилер идемени башыма.Гөлшат апа Сункишева - балалар язучысы Абдулла Алишның якын туганы. Язучының әнисе, соңгы көннәренә кадәр улын көтүе, кыңгырау шалтыраганда авырткан аякларын сөйрәп, "Абдуллам кайткандыр" дип ишек ачарга ашыгуын, Алишның өч китабының лагерьларда каядыр күмелеп, илгә кайтып җитә алмавын сөйләде💔
Гөлшат апа күп еллар хорда җырлаган, 87 яшьтә булса да, тавышы көр, матур, сөбаналлаһ❤️