TGViewer
Ачык Университет Ачык Университет @univertatar · 1.16K subscribers
Post #925 3.84K
ТР Милли музее һәм Ачык университет «Муса Бигиевның Казандагы эзләреннән» дип аталган сәяхәткә чакыра!

🌷Яңа 2026 елны без Муса Бигиевның тууына 150 ел тулуга багышланган махсус сәяхәт белән башлап җибәрергә булдык. Сәяхәттә без галимнең Казан белән бәйле кайбер әһәмиятле урыннарына тукталырбыз һәм ХХ гасыр башындагы татар дини-интеллектуаль тормышы белән танышырбыз.

🕌Шулай ук 13:00 сәгатьтә теләүчеләр белән Ислам мәдәнияте музеена Муса Бигиев тормышы һәм мирасына багышланган күргәзмәгә бару да планлаштырыла. Анда Бигиевның тормыш юлына кагылышлы кызыклы фактлар, архив документлары һәм китаплар белән танышырбыз.

🗂Кайчан: 10нчы гыйнвар (шимбә) көнне 11:00 сәгатьтә
🔍Очрашу урыны: Габдулла Тукай музее янында (Г. Тукай урамы, 74)
💬Алып баручы: Г. Тукай музееның фәнни хезмәткәре Лена Тябина

✏️Катнашу ирекле, әмма теркәлү кирәк: https://forms.yandex.ru/u/695e35c695add51537a7b265

Ачык һавадагы сәяхәт якынча 40 минут дәвам итәчәк, шуңа күрә җылырак киенергә һәм яхшы кәеф белән килергә киңәш итәбез!💖
  • ❤ 8
  • 👍 5
  • 😍 4
More from @univertatar
  1. Oct 5, 2026«Әдәби фест» программасын тәкъдим итәбез 🗓 9–11 октябрьдә сезне әдәбият, музыка, сәнгать…
  2. Jul 20, 2026Яңа курс! Икътисад һәм мәдәният: чынбарлык һәм хыяллар 1. Заманча татар мәдәниятендә милли…
  3. May 14, 2026Иртәгә Уникаль осталык үзәгендә (ЦУМ) узачак лекторийга чакырабыз!🙂 Икътисад һәм мәдәният…
  4. Jan 30, 2026💙 «Фәттах фест» фестиваленә чакырабыз! 💙 7 февраль көнне Татарстан Язучылар берлегендә я…
  5. Jan 23, 2026Татар теленнән Бердәм республика имтиханын (БРИ) тапшыру өчен гариза бирүгә 8 көн калды! 1…
  6. Jan 20, 2026⚡️«Шанлы татар музыкасы» дип исемләнгән яңа онлайн курс тәкъдим итәбез!⚡️ Татар музыкасы –…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →