TGViewer
Ачык Университет Ачык Университет @univertatar · 1.16K subscribers
Post #935 590

Forwarded from ТАТФОРУМ

Татар теленнән Бердәм республика имтиханын (БРИ) тапшыру өчен гариза бирүгә 8 көн калды!

11нче сыйныф укучылары татар теленнән Бердәм республика имтиханын (БРИ) тапшыра ала. Имтиханга 2026 елның 1 февраленә кадәр сыйныф җитәкчесе аша язылырга мөмкин.

Интертат язуынча, 2025 уку елында татар теленнән Бердәм республика имтиханын 32 укучы тапшырган. Аларның күбесе (19 укучы) Казан мәктәпләреннән. Шулай ук Яр Чаллы, Түбән Кама, Биектау, Кайбыч, Мөслим, Актаныш, Әтнә, Чистай һәм Бөгелмә районнарыннан укучылар бар.

2024 елда татар теленнән бердәм республика имтиханын нибары 7 укучы тапшырган. Азмы-күпме үсеш булса да, Татарстанда 11 сыйныфны тәмамлаучылар саны белән чагыштырганда, бу — аяныч күренеш.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, Татарстан мәктәпләрен 2025 елда 15 060 укучы тәмамлаган.
  • ❤ 9
More from @univertatar
  1. Oct 5, 2026«Әдәби фест» программасын тәкъдим итәбез 🗓 9–11 октябрьдә сезне әдәбият, музыка, сәнгать…
  2. Jul 20, 2026Яңа курс! Икътисад һәм мәдәният: чынбарлык һәм хыяллар 1. Заманча татар мәдәниятендә милли…
  3. May 14, 2026Иртәгә Уникаль осталык үзәгендә (ЦУМ) узачак лекторийга чакырабыз!🙂 Икътисад һәм мәдәният…
  4. Jan 30, 2026💙 «Фәттах фест» фестиваленә чакырабыз! 💙 7 февраль көнне Татарстан Язучылар берлегендә я…
  5. Jan 20, 2026⚡️«Шанлы татар музыкасы» дип исемләнгән яңа онлайн курс тәкъдим итәбез!⚡️ Татар музыкасы –…
  6. Jan 11, 2026Муса Бигиевның 150 еллыгына багышлап Казанда экскурсия үткәрелде https://tatar-inform.tata…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →