TGViewer
Ачык Университет Ачык Университет @univertatar · 1.16K subscribers
Post #923 2.44K
«Шүрәле — урман хуҗасы: фольклор, фән һәм хыял чигендә» дип аталган лекция-әңгәмәгә чакырабыз!

Шүрәле чынлыкта кем ул? Куркыныч затмы, мифик образмы, әллә халык хыялыннан туган символ гынамы? Бу сорауларга җавапны Камал театры уздырачак лекция-әңгәмәдә табарсыз!


🔣Шүрәле образының килеп чыгышы һәм аның татар мәдәниятендәге урыны
🔣Фольклорның фәнгә һәм иҗатка йогынтысы
🔣Ни өчен бу образ бүген дә язучыларны һәм рәссамнарны илһамландыра?

Катнашучыларны лектор белән турыдан-туры аралашу, кызыклы фикер алышулар һәм фольклор дөньясына тирән сәяхәт көтә.

🗓 18 декабрь, 19:00
📍 Камера залы
🧑‍🦰 Лектор: Галимҗан Гыйльманов — язучы, шагыйрь, әдәбият белгече, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе

Лекция Резеда Гобәеваның Сәлимә Әминова һәм Илдус Габдрахманов катнашында куелган «Шүрәлене көттегезме?!» спектакле премьерасы кысаларында узачак.

🎫 Билетлар монда
  • ❤ 7
More from @univertatar
  1. Jul 20, 2026Яңа курс! Икътисад һәм мәдәният: чынбарлык һәм хыяллар 1. Заманча татар мәдәниятендә милли…
  2. May 14, 2026Иртәгә Уникаль осталык үзәгендә (ЦУМ) узачак лекторийга чакырабыз!🙂 Икътисад һәм мәдәният…
  3. Jan 30, 2026💙 «Фәттах фест» фестиваленә чакырабыз! 💙 7 февраль көнне Татарстан Язучылар берлегендә я…
  4. Jan 23, 2026Татар теленнән Бердәм республика имтиханын (БРИ) тапшыру өчен гариза бирүгә 8 көн калды! 1…
  5. Jan 20, 2026⚡️«Шанлы татар музыкасы» дип исемләнгән яңа онлайн курс тәкъдим итәбез!⚡️ Татар музыкасы –…
  6. Jan 11, 2026Муса Бигиевның 150 еллыгына багышлап Казанда экскурсия үткәрелде https://tatar-inform.tata…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →