🚩13 ДЕКАБРЬ
13:00.Татар халкының традицион кышкы уеннары һәм күңел ачулары
👩🦰Лектор: Фәнзилә Җәүһәрова — баш фольклорчы, «Татар ядкәрләре» проекты авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
Теркәлү: https://wfty.timepad.ru/event/3714341/
15:00.Совет бистәсе
Иске Татар бистәсенең тарихы 1917 елдан соң да дәвам итә: үзгәрә, яңара, шаккатыра. Югалтулар, табышлар, индустриализация, күп катлы йортлар, мәчетләр язмышы һәм яңа шәһәр коды — лекциябез нәкъ менә шул хакта булачак.
🧑🦰 Лектор: Рәдиф Кашапов — «Реальное время» интернет-гәзите баш мөхәррире урынбасары, режиссер, төбәк тарихын өйрәнүче.
Теркәлү: https://wfty.timepad.ru/event/3714355/
🚩14 ДЕКАБРЬ
16:00.Совет чорында татарлар һәм Тукай
Ул заманда Габдулла Тукайны кем итеп күргәннәр, аның турында дәреслекләрдә ничек язганнар, туган көннәрен ничек бәйрәм иткәннәр — бу хакта лекциядә сөйләячәкбез.
👩🦰 Лектор: Гүзәлия Гыйматдинова — тарихчы, экскурсияләр алып баручы.
Теркәлү: https://wfty.timepad.ru/event/3714364/
❗Лекцияләр Муллин йортында (К. Насыйри ур., 11) узачак❗
@tatardesign_official


