TGViewer
Татарский "с собой" Татарский "с собой" @tatarish · 4.29K subscribers
Post #5357 313
АТАЛАНДЫРУ – оплодотворение, осеменение, случка

Нобель комитеты сәркатибе Горан Һанссон сүзләренчә, Эдвардс уйлап чыгарган ясалма аталандыру ысулы кысырлыктан интеккән миллионнарча гаиләгә бала табу бәхетен бүләк иткән (азатлык.opг)


Иске Каразирек авылы җирлегендә сыерларны аталандыру бүген зур оешканлык белән бара. … күптән түгел генә эшли башлаган модульле ветеринария пункты мөгезле эре терлекне ишле асраучы халыкны бер сөендерсә, ана малларны ясалма орлыкландыру эшенең оештырылуы исә аларга гомумән зур ярдәм булды. Көтүне үрчетү буенча технолог Фәнүзә Хәсәншина кыска вакыт эчендә утыз башка якын сыерны каплатып та өлгергән (ютазы.ру)


Миллиардер (Дуров турында сүз бара) үзенең спермасын калдырган клиникада күкәй күзәнәкне аталандыру бәясе 314 меңнән башлана (Интертат)


Өченче төр кортлар - сорыкортлар, алар ана кортны аталандыру өчен кирәк (Әлки хәбәрләре)


"Артлары күмәч булып кайтып китәрлек булсын!" Ясалма орлыкландыручылар бәйгесендә күргәннәр (Интертат)


ясалма аталандыру – искусственное осеменение/оплодотворение

ясалма орлыкландыручы/мөгезле эре терлекне ясалма орлыкландыру технологы – осеменатор

экстракорпораль аталандыру – ЭКО

синонимнар: йөгертү, орлыкландыру, каплату, турлау (зоотехника); серкәләндерү (ботаника)
  • 🔥 7
  • ❤ 2
More from @tatarish
  1. Oct 13, 2026Яшәсен татарча тредс 💪
  2. Oct 12, 2026АХЫРЗАМАН – конец света
  3. Oct 12, 2026Җәмәгать, ничек сездә элемтә? Никтер ботлар да керми башлады комментарийларга...
  4. Oct 11, 2026Post #5354
  5. Oct 11, 2026КОРЫ КУЫК – болтун, трепач, пустозвон, пустомеля синонимнар: буш куык, бушбугаз, шапырык,…
  6. Oct 11, 2026САФТАН ЧЫГАРГА - яраксыз хәлгә килергә рус: выйти из строя, сбой eng: fig. come out of act…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →