рус: выйти из строя, сбой
eng: fig. come out of action
Яңа көнкүреш техникасы сафтан чыкса, нишләргә? (Шәһри Казан)
ВДНХда аттракцион сафтан чыккан. Кешеләр утырган "Көймә" 12 метр биеклектә туктап кала (Заман сулышы.ру)
Россиянең төзелеш министрлыгы индивидуаль исәпләү приборы сафтан чыккан очракта коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең хисаплау тәртибен аңлата (госэкспертиза.татарстан.ру)
Казанның «Салават күпере» микрорайонындагы «Сандугач» торак комплексында җир астына урнаштырылган чүплек сафтан чыккан (Болгар радиосы)
Язгы яисә көзге кыр эшләре вакытында техника сафтан чыга калса, әтиләрен төнлә дә эшкә чакырта алалар (Аксубаево.ру)
"Кемдер яраланып, күпмедер вакытка сафтан чыга, ә подразделение хәрби хезмәткә сәләтле булып калырга тиеш”, – дип аңлатып үткән парламентчы (Тюлячи.ру)
Солтанова әлеге электрон машиналарының ватылу мөмкинлеген дә кире какмый. Алар сафтан чыга калса дип, бюллетеньнәр алдан ук әзерләп куелган (азатлык.орг)