・перепонка из брюховины животных:
Карындык тәрәзәле, җир идәнле тәбәнәк куышларда яшәгән кешеләр икенче төрле... (А.Гыйләҗев)
Ибәт абзай, хатыннар күренмәсен дип, тәрәзәсенә карындык корса да, Хәдичә абыстайны кыр хезмәтенә җибәрә иде (З.Һади)
Карындык тәрәзәдән таңның беренче нурлары өй эченә сибелде (Я.Хамматов)
Кайбер өйләрдән карындык тәрәзәләр аша тонык кына яктылык күренә (А.Расих)
Мөгаен, карындык тәрәзә аша дөнья ничек күренә, бу баланың күз күрүе дә шул чама гынадыр (Г.Якупова)
Ачып җибәрсәң – тегермән ташыдай бер бөтен ипи, торна хәтле бер бөтен каз – каклаган, карындыкка төргән, и чүтеки майлары тамып тора! (Ш.Маннур)
Баш очында карындыкка төрелгән каклаган каз эленеп тора (Г.Сабитов)
Аларның һәрберсенең кулында әйбер: берәүләре карындык аркылы мае бәреп чыккан тозлаган каз-үрдәк, икенчеләре яңа гына аертылган бал тутырылып, авызы бәйләнгән пыяла банка, төргәк-төргәк карлыган каклары, ат казылыклары тоткан (Г.Галиев)
Аккош канатыдай ак, киеренке, барабан карындыгы тавышы чыгарып жуылдаган тыгыз җилкәннәр (КУ)
карындык тәрәзә – окно, затянутое перепонкой;
карындыкка төрелгән май – масло, завёрнутое в перепонку
・плацента:
бәхетле буласы бала карындыгын башына киеп туа – счастливый ребёнок рождается в рубашке (в плаценте)
・очень тонкое, прозрачное (как карындык):
карындык боз – прозрачный, очень гладкий осенний лёд