Рубрика "Татарский для зануд":
Камчы: чагыштырмача кыска һәм калын. Сабы гадәттә агачтан яисә сөяктән ясала, ә камчы өлеше үрелгән күннән яисә каештан гыйбарәт. Сабы белән күн өлеше якынча бер озынлыкта. Нигездә атта барганда ат бедән идарә итү, аны йөртү яки чаптыру өчен кулланыла.
Чыбыркы: камчыга караганда күпкә озынрак. Сабы да озын була ала, әмма аның очына бәйләнгән каеш өлеше бик озын һәм сыгылмалы, очына таба нәзекләнеп килә. Гадәттә көтү куганда, мал-туарны ерактан ук ияртеп яисә куркытып бару өчен кулланыла. Чыбыркыны селтәгәндә ул һавада бик каты «шарт» иткән тавыш чыгара. Көтүче малны сукмыйча гына шушы тавыш белән идарә итә ала.
#татарчаС100
Бәлки, сезнең камчы яки чыбыркы үргәнегез бардыр?
Post #5344
532