TGViewer
Татарские комиксы. Татарча комикслар🎬 Татарские комиксы. Татарча комикслар🎬 @tatar_comics · 1.41K subscribers
Post #1740 63

Forwarded from Театр ТИНЧУРИНА - ТИНЧУРИН театры

Кәшифә Тумашеваның кызы Зөмәррә Халитова вафат.
Күп еллар театрыбызда баш режиссерлар булып эшләгән данлыклы династия - Кәшифә Җамалетдин кызы Тумашеваның кызы, Равил Рәхим улы Тумашевның сеңлесе Зөмәррә Рәхим Кызы Халитова бүген, 17 сентябрь таңында арабыздан китте...

Аңа 5 сентябрьдә 100 яшь тулган иде...

 Зөмәррә кечкенәдән җырлый, бии, спектакльләргә йөри, әнисенең иҗатташ дуслары – Муса Җәлил, Һади Такташ, Гадел Кутуй, Салих Сәйдәшевлар белән аралашып үсә.   

  Зөмәррә Халитова КДУның тарих факультетын һәм КДПИда аспирантураны тәмамлый. Тормышында төп казанышларының берсе 4 бала тәрбияләп үстерүне саный. Ике улы – архитекторлар, Нияз Халитов – Кремльне реконструкцияләүдә, Кол Шәриф мәчетен төзүдә зур өлеш кертә (ул арабызда юк инде), Айрат Халитов – рәссам, Казанның 1000 еллыгына логотип ясаган шәхес, Санкт-Петербург шәһәрендә, кызы Канадада яши, улы Ринат Халитов – рәссам,   әнисенең янәшәсендә, аның ышанычы, тәрбияләүчесе булды.

  Зөмәррә Рәхим кызының һөнәри тормышы шулай ук татар  әсәрләрен, Г.Тукай мәсәлләрен тәрҗемә итү, «Казанские истории» газетасын чыгару, «Вечерняя Казань» газетасында эшләү белән бәйле.  Соңгы вакытта улы Нияз Халитовка багышланган китап язу белән шөгыльләнде.

  Олы яшьтә булуына карамастан,  актив тормыш алып барды, фатирында изо-студия оештырып, теләүчеләрне рәсем ясарга өйрәтте. Төп максаты итеп үз үрнәгендә өлкән яшьтәге кешеләрне илһамландыруны санады һәм 100 яшьтә дә кызыклы итеп яшәргә мөмкин икәнен күрсәтте.

«Озак яшәүнең сере нидә?»

дип сорагач, ул:
«Тормышны яратуда, кешеләрдә бары матурлыкны күрүдә, күбрәк ярдәм итүдә һәм хезмәтне сөюдә»,

— дип җавап бирә иде.
  • 🕊 3
  • ❤ 1
  • 🥰 1
More from @tatar_comics
  1. Sep 16, 2026Наша оценка — 6️⃣1️⃣❗️ 🌻 Собрали современные проекты и институции, которые работают с тат…
  2. Sep 16, 2026"Инде" татар брендлары турында җыентык ясады. Ә сезне кемнәр илһамландыра? "Инде" сделал п…
  3. Sep 15, 2026- Радиф где наше свидетельство о браке? - Не знаю, зато у меня есть свидетельство о браке…
  4. Sep 14, 2026Яңа проекттан бер эскиз🚂 Авторы - Юлия Галиәкбәрова. Сценарий - Рәдиф Кашапов. Проект исе…
  5. Sep 8, 2026Хәбәрләрдән! 💅Безнең дустыбыз кайбер чакта күткә тибүче дустыбыз Аня Воронкова Татарча ко…
  6. Sep 4, 2026Как появилась советская комиксофобия? "Прежде, чем ответить на этот вопрос, нужно понять,…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →