БЕЗДӘ КУНАК БАР
✅6 июль
Бүген бездә кунакта - виртуоз баянчы АЙДАР СӘЛАХОВ һәм аның бертуган апасы ТР театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары, "Калеб" проектлары кураторы, Марсель Сәлимҗанов исемендәге актерлар йорты директоры ЛИЛИЯ ГӘРӘЕВА.
👉Музыкантлар гаиләсендә үскән Айдар балачактан иҗат атмосферасын сеңдергән. Ул РФ халык артисты, профессор Фридрих Липс — дөнья баян сәнгатенең төп фигураларының берсе классында укып, Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясен тәмамлаган. Айдар — бик зур халыкара конкурслар лауреаты. Аның иҗаты күренекле музыкантларның игътибарын җәлеп иткән. Айдар маэстро Владимир Спиваков, Борис Березовский, Юрий Башмет, композитор Константин Бодров һәм башка танылган сәхнә осталары белән хезмәттәшлек итә.
Post #1965
116
