«Китеп бардың, җыр калдырып илгә, –
Җир уллары отып ятларлык
Синең җырда затлы моңнарыбыз,
Синең җырда – мәгърур татарлык!»
Разил Вәлиев.
ТАССРның халык артисты, опера артисты, камера җырчысы, педагог, режиссер РАФАЭЛЬ СӘХӘБИЕВ исән булса, 8 июльдә аңа 75 яшь тулган булыр иде.
👉Рафаэль Сәхабиев 1951 елның 8 июлендә ТАССРның Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында туган. 1976 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты (1976 елдан). 1974 елдан башлап концерт эшчәнлеге алып бара, 2001 елдан — доцент. 1997 елдан Казан консерваториясенең опера классында эшли. ТАССРның атказанган артисты (1980). ТАССРның халык артисты (1987).
Post #1969
260

- 👍 3