💥Бүген ТӘРТИПЛЕ ИРТӘнең чираттагы СЕЗОНын ЙОМГАКЛады!💥
👉Кадерле радиотыңлаучыларыбыз! "Тәртипле иртә" тапшыруының 2025-2026 елгы сезонын йомгакладык - бүген, җыйнаулашып, бу сезонда ахыргы эфирны үткәрдек. Бүгенге иртәнең кунаклары "Тәртипле иртә" тапшыруының барлык алып баручылары, тапшыруны эфирга әзерләүчеләр иде!
Узган сезонда булган кызыклы мизгелләрне барладык, тыңлаучыларыбызның фикерләрен тыңладык, ахырдан радиобызның баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева алып баручыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, режиссер Алмаз Нургалиев, танылган журналист Нур Алиев, Татарстанның халык артисты Фәнис Кәлимуллин - "Татмедиа" ширкәтенең, "Тәртип" радиосының тавыш режиссеры Алмаз Сәйфетдинов, танылган журналист Илфат Фәйзрахманов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Айгөл Нәбиуллина, Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов, "Сәхнә" журналы мөхәррире Зөлфия Гыйльметдинова Бөтенроссия татар конгрессы башкарма комитетының Рәхмәт хатларын алды.
Post #1961
126

- ❤ 1