TGViewer
Channel Public Channel
صحیفەلرمز / Сәхифәләребез

صحیفەلرمز / Сәхифәләребез

@sehifeleribiz

Subscribers
1.06K
Photos
2.3K
Videos
8
Links
1.1K
Recent Posts 9 shown
Post #3511 346
صحیفەلرمز / Сәхифәләребез Мөфәссал Аурупаи руси харитасы.jpg
!1 IMG_2252.JPG2 MB !2 IMG_2259.JPG2.1 MB !3 IMG_2253.JPG2.8 MB !4 IMG_2262.JPG2.1 MB
Тагын да якынрак һәм сыйфатлырак төшерү.

Надиев В., Витвицкий Г., Гринберг М.
Мөфәссал Аурупа-е руси харитасы.
Ростов.: Гринберг З.Н. матбагасы. ХХ гасыр башы.

💳  - иганәче булып ярдәм итү (boosty)
💻  - платформабыз
📣  - каналыбыз
  • ❤ 2
  • 🔥 2
  • 💘 1
Post #3510 171

Forwarded from ык

@skytat белән бергә ясыйбыз.

чираттагы уку сессиясе иртәгә 08/10, пәнҗешәмбе, Казан буенча сәгать 19:30да узачак.

теркәлү сылтамасы шул ук:
https://forms.gle/v9uBzSFB1ELgCES6A
  • 💘 1
Post #3509 217

Forwarded from Миллиард Татар

Завтра стартует языковой интенсив на старо-татарский и чагатайский языки 🐉
 
Как будут проходить занятия?

Каждый урок начинаем с повторения старотатарского текста, подбирая отрывки, близкие к чагатайскому. Затем разбираем одну особенность чагатайского языка, читаем текст и изучаем новые слова. В конце, если останется время, — культурологическая пауза: например, о том, как среднеазиатская кухня подарила татарской такие слова, как «чак-чак» и «бэлиш».
 
Почему два языка в одном интенсиве?

Чагатайский и старо-татарский — родные языки из одного корня. Изучая один, вы обогащаете знание другого: от Кул Шарифа и Мухаммадьяра до высокой чагатайской классики. А одно из занятий посвятим эпиграфике — тому, как читать надписи на надгробиях и старинных татарских украшениях.
 
Кто ведет?

Интенсивный курс "Чагатайский язык" состоит из 5 занятий и включает как лекции, так и практику. Обучение проведет Ильяс Мустакимов, кандидат исторических наук, доцент КФУ, специалист по тюркской палеографии и текстологии.

Как попасть?

Регистрация на оффлайн-лекции в Казани. 🐉
Регистрация на онлайн-занятия.

Приходите — продолжим изучение и расширим горизонты вместе!
  • 👍 7
  • ❤ 1
Post #3508 394
Мөфәссал Аурупаи руси харитасы.jpg4.3 MB
Надиев В., Витвицкий Г., Гринберг М.
Мөфәссал Аурупа-е руси харитасы.
Ростов.: Гринберг З.Н. матбагасы. ХХ гасыр башы.


Унда (өстән аска):

Мисырда бер җамигъ.

Мәккә-е мөкәррәмә манзарасы.

Мәдинә-е мөнәүвәрә манзарасы.

Салыначак Петербург мәсҗеднең лаихәсе.

Хиҗаз тимер юлында бер күпре манзарасыдыр.

Кодс-е шәриф.

Казанда хан җамигы.

әл-Җәзаирдә җамиг-ы кәбир манзарасы.

(Татар ханлыкларының юкка чыгуы)

Татар ханлыкларының барчасыны Иван Грознай мәхеү итмеш исә дә ханлар үзләре дә якдигәренең юкка чыгуына байтак хезмәтләр итмешләрдер.
Иван Грознай 1552 дә Казанны, 1556 дә Хан урдысыны истила итеп мөслеманларының зур, вә кечкенә, ир, вә хатын, карт, вә яшьләрендән христианлык кабул итмәгәнләренең барчасыны кылычтан кичереп нәһерләр кеби ислам канларыны агызмыштыр.
Хосусан ..ов , Темников, Саратов, мишәрләрене тармар әйләп христианлык кабул иткәнләрене йирләрен дә калдырудан башка кенәзлек вә дваринлекләр виреп тәлтыйн әйләмештер.

(Собрание) (Русиядә беренче мәртәбә мәхкәмә-е шәргыя ачылуы)
1789 сәнәнең декабрь 4 .. императрица 2 нче (Екатерина)ның фәрманы илә Уфа шәһәрендә Уфаның генерал-губернаторы Барон (Игелструм) хозурында (Мәхкәмә-е шәргыя) ачылмыштыр.
Мәзкүр Мәхкәмәдә беренче мөфти Уфа оязы Солтанай карьясе голәмасындан Ахунд Мөхәммәдҗан Хөсәен углы җәнаблары, вә(?) әгъзаларда ләфес(?) Коръәндән имам Әбү бәкер Ибраһим углы, Ар оязындан имам Бикчәндай Ибраһим углы, Мәмадыш оязындан Урый карьясендән имам Габделхаликъ әгъзам углы улмышлардыр.

Сулда (өстән аска)

Һиндестанда Әгрә шәһәрендә Шаһ-е җәһаның зәүҗәсе (Бану бигем)нең кабере. Үзәренә бина улынган (Таҗ-е мәхәлнең) ...

Кортоба җамигының манзарасы.

Солтан Хәсән җамигының.

Һаруны р-Рашид хәлифәнең сәрае.

Һаруны р-Рашид зәүҗәсенең төрбәсе.


Һаруны р-Рашид - әр-Рашид билляһ Һарун Мөхәммәдинең углы улып 144 һиҗридә вөҗүдә килеп 165 тә тәхетә җөлүс итмештер.
22 сәнә хыляфәт соңында (187)дә Хорасанда Каин (Тус) шәһәрендә (43) яшендә улдыгы хәлдә вәфат итмештер.
Һарун ислам хөкемдарларының иң мәшһүрләрендән улып галиҗәнаб, тәбгапәрвәр, вә мәгърифәт юлында чук иҗтиһад сарыф иткән гадел бер хаким улмыштыр.

Тимерләнгнең вә һәм әкърәбасының төрбәләре.

Тимерләнг Сәмәрканд якынында улган Кәш шәһәре әмиренең углы улып, атасы тарафындан хәнгиз ханданына мәнсүб улмыштыр.
Һиҗрәтдән 712 сәнәдә Кәш шәһәрендә вөҗүдә килеп 748 дә чыгътай тәхетенә утырмыштыр. 35 ел кадәр хөкем сөрүе заманында көч илә генә хисабына чыгарлык күп хөкүмәтләргә галиб килеп нәһерләр кеби канлар агызмыштыр.
Вә адәмләр башларындан калалар эшләтеп шу калаларны тәмаша иткәндә кулына тәсбих тотып тәкбир әйтә иде(?) тәмаша итәрлек мәртәбәдә Аллаһтын курыкмаган хунриз улмыштыр. Шуйлә хунриз ула торып үзенә бер мәэмүр илаһи назарыйлә бакар имеш. Тимер татар ханларының иң соңы улып йитмеш бер яшендә улдыгы хәлдә һиҗрәттән 783 сәнәдә вәфат итмештер.


💳  - иганәче булып ярдәм итү (boosty)
💻  - платформабыз
📣  - каналыбыз
  • ❤ 2
Post #3502 263

Forwarded from ык

ык Имляда язылган элекеге кызык гәҗитләрне бергә онлайн укыйкмы? Ашыкмыйча, сүзләр-иҗекләргә-тамырларга игътибар биреп. Теләгегез булса ❤️ куегыз, җәмәгать
шәп, алайса иртәгә Казан буенча 19:30да беренче уку сессиясен ясыйбыз.

1) татар имлясын гәрәп хәрефтән кириллга күчерүче imlaTAT OCR 0.7 моделемне күрсәтәм.

2) "Вакыт" гәҗитеннән имляда бер мәкалә укыйбыз. укып бетерү максат түгел, максат — процесс.

теркәлү: https://forms.gle/v9uBzSFB1ELgCES6A
Google Docs [ык] чи татарча имля сезнең белән элемтәгә керер өчен тутырыгызчы
  • 👍 2
Post #3501 211

Forwarded from ык

Имляда язылган элекеге кызык гәҗитләрне бергә онлайн укыйкмы? Ашыкмыйча, сүзләр-иҗекләргә-тамырларга игътибар биреп.
Теләгегез булса ❤️ куегыз, җәмәгать
  • ❤ 2
Older posts →

About this channel

How can I read @sehifeleribiz without a Telegram account?
TGViewer shows the public web preview Telegram publishes for صحیفەلرمز / Сәхифәләребез: recent posts, photos, videos and the subscriber count, with no app, login or account.
How many subscribers does صحیفەلرمز / Сәхифәләребез have?
صحیفەلرمز / Сәхифәләребез (@sehifeleribiz) has 1.06K subscribers on Telegram, refreshed roughly every 30 minutes.
Does صحیفەلرمز / Сәхифәләребез know I viewed it here?
No. Public channel previews carry no viewer identity, and TGViewer has no accounts or tracking of what you look up.
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →