Ретина остазыбыз «Туган тел фестивале – 2026» да катнашып, «Татар музыкаль әсәрләрен балаларга телне өйрәтүдә нәтиҗәле форматта куллану» номинациясендә 1️⃣ урынны яулады! 🏆😍
Фестиваль кысаларында Ретина остаз «Бишектән үстерү» дәресләреннән өзекләр белән мастер-класс күрсәтте. Бу уникаль юнәлешебез тәрбиячеләр, остазлар, мөгаллимәләр арасында бик зур кызыксыну уятты
Ретина остазны чын күңелдән котлыйбыз!❤️ Яңа иҗади уңышлар телибез!
Безнең үзәгебез һәм дәресләребез белән кызыксынуыгыз өчен зур рәхмәт!
Кемнәр «Бишектән үстерү» юнәлеше җырлары белән кызыксынган иде, сезгә сылтаманы калдырабыз⤵️
https://drive.google.com/drive/folders/13nZm_Ef4g5O3bU11Ye_WmCJjIHYLRO0S
Post #2740
263

- ❤ 28
- 😍 8
- 🔥 6
- 👏 4
- 👍 2