TGViewer
САБЫЙЛАР САБЫЙЛАР @sabiylar · 1.69K subscribers
Post #2763 224
Кадерле остазларыбыз😍

Укытучы булу – ул баланың сәләтен күрә белү, аңа үз көченә ышанырга ярдәм итү һәм кызыксынуын үстерү.

Сез һәр дәрестә балаларга белем, илһам һәм иҗатка мөмкинлек бирәсез. Һәр сабыйга карата игътибарыгыз, җылы сүзләрегез һәм хезмәтегез өчен зур рәхмәт!

Укытучылар көне белән! 🤍
Сезгә илһам, яңа идеяләр һәм эшегездә уңышлар телибез!

Без юлларга чыктык кына,
Күңелдә якты теләк.
Иң дөрес, иң туры юлны
Сайлашырга сез кирәк.

Алда көрәшләр дә булыр,
Югалып калсак кинәт -
Егылганда тоынырга ,
Көч бирергә сез кирәк.

Сүнгән чакта өметебез,
Калмаган чакта терәк
Күз яшьләрен сөртә-сөртә
Юатырга сез кирәк.

Боекмас өчен күңелләр,
Кимсенмәс өчен йөрәк -
Сез кирәк, укытучылар,
Безгә һәрчак сез кирәк.
・Фәнис Яруллин
  • ❤ 23
  • 🥰 3
  • 🔥 2
More from @sabiylar
  1. Oct 9, 2026Мама, выдыхай! Время для вас двоих Как понять, что сейчас важно для малыша? Почему он так…
  2. Oct 8, 2026«Күңел көзгесе» тапшыруының икенче чыгарылышын карарга чакырабыз! Кунакта - @Sabiylar_kaza…
  3. Oct 8, 2026🔨 ОСТА КУЛ – новое практическое направление в @Sabiylar_kazan Здесь дети учатся понимать,…
  4. Oct 7, 2026Мондый чигү төрен өйрәнәсегез киләме? 🪡 Алсу остаз кызларны чигү дәресләренә чакыра! Дәре…
  5. Oct 2, 2026Татар теле дәресләре Актив уеннар, биремнәр аша балаларга татар телен өйрәтәбез🤍 🗓️Чәршә…
  6. Oct 1, 2026Ретина остаз белән бала үсешендә кулланырга мөмкин булган файдалы алымнар белән бүлешүне д…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →