Районыбызда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында масштаблы төзелеш эшләре башланып китүен хәбәр иткән идем.
Ике җирлектә Балтач бистәсендә һәм Салавыч авылында программа буенча 10 бер этажлы йорттан торган комплекс төзелә. Йортлар авыл хуҗалыгы тармагында, районыбыз оешмаларында эшләүчеләргә биреләчәк. Ике җирлектә дә эшләр тулы куәтенә бара. Балтач бистәсендәге йортларны төзүче оешма җитәкчеләре белән очрашып, эшнең барышы белән таныштым, алга таба планнарны билгеләдек.
Post #14812
65
