TGViewer
Рамиль Нутфуллин Рамиль Нутфуллин @ramilnutfullin · 369 subscribers
Post #14828 69
‎Бүген финанс өлкәсе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр!
‎
‎Финанс системасының тотрыклыгы — икътисадның нигезе. Катлаулы икътисадый шартларда акча агымы белән идарә итүчеләрнең роле аеруча мөһим. Нәкъ менә сез район предприятиеләренең, бюджет учреждениеләренең һәм социаль программаларның өзлексез эшләвен тәэмин итәсез. Сезнең югары һөнәри осталыгыгыз, игътибарлылыгыз һәм стратегик фикер йөртүегез нәтиҗәсендә, Балтач районында инвестиция климаты уңай саклана.

‎Хөрмәтле финансистлар, банк тармагы һәм казначылык системасы ветераннары!
‎
‎Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Катлаулы саннар һәм нечкә исәп-хисап артында — район халкының имин тормышы тора. Намуслы хезмәтегез, мәгълүмати куркынычлардан саклау сәләтегез һәм законнарга тугрылыгыгез өчен тирән рәхмәтемне белдерәм.

‎Киләчәктә дә алдыгызга куйган бурычларны лаеклы хәл итегез. Эшегездә яңадан-яңа казанышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм илһам телим. Гаиләләрегездә һәрвакыт җылылык, аңлау һәм муллык хөкем сөрсен. Исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек юлдаш булсын!
‎
‎Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин.
More from @ramilnutfullin
  1. Sep 10, 2026Продолжаем вручать именные сертификаты нашим сотрудникам, чьи имена были занесены на Элект…
  2. Sep 10, 2026photo post
  3. Sep 9, 2026Хәерле иртә, хөрмәтле райондашлар! Доброе утро, дорогие земляки!
  4. Sep 8, 2026photo post
  5. Sep 7, 2026Районыбызда бөртекле-кузаклы культураларны урып-җыю тәмамланып килсә дә, бүгенге көндә кук…
  6. Sep 4, 2026Дорогие земляки! Сегодня я с особым чувством представляю ещё одного лауреата проекта «Элек…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →