TGViewer
РадАй РадАй @radai20 · 86 subscribers
Post #992 23
🥞*Җомга коймагы*

ӘХЛАК ДӘРЕСЛӘРЕ.

Үзеңә теләгәнне күршеңә телә.

Пәйгамбәребез ﷺ: *“Кем уттан котылып, җәннәткә керергә теләсә, Раббысы хозурына Аллаһыга һәм ахирәткә иман китереп кайтсын; үзенә карата кешеләрнең ничек булуларын теләсә, үзе дә аларга шундый булсын”,*- дигән (Мөслим риваяте).

Әлеге хәдис безне башкалар белән дөрес мөгамәлә кылырга өйрәтә. Беркем дә үзенә карата яман мөгамәлә кылуларын теләми. Шулай булгач, үзең дә башкаларга яман мөгамәләдә булма. Мөэмин булуның нигезе шушы кагыйдәгә кайта: *"Җанымның Хуҗасы белән ант итеп әйтәм: "Үзенә теләгәнне күршесенә(яки кардәшенә)" теләмичә, кеше мөэмин була алмас"*(Мөслим риваяте).

🤲 Йә, Раббым, үзебезгә теләгән яхшылыкны, күршеләребезгә дә теләргә тәүфыйк бир.

https://t.me/mukhtasib
  • ❤ 4
  • 💘 2
More from @radai20
  1. Oct 9, 2026photo post
  2. Oct 6, 2026photo post
  3. Oct 5, 2026Килгән чакта башка авырлык, Җитми калса көч йә сабырлык, Сиздермичә ярдәм иткәнсез — Сез и…
  4. Oct 3, 2026🔖 Әнәс бин Мәлик тапшыра: Аллаһ илчесе әйткәнен ишеттем: Аллаһ Тәгалә әйтте: “Йә Әдәм бал…
  5. Oct 3, 2026Хәерле иртә🤍 Әтидән иртәнге фото һәм шигырь юллары🥹 Иртәләдең быел, иртәләдең , Вакытсыз…
  6. Sep 16, 2026Пәйгамбәребезнең ﷺ«Бохари» һәм «Мөслим» җыентыкларында килгән хәдисе: «Аллаһ кемгә хәерлел…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →