🥞*Җомга коймагы*
ӘХЛАК ДӘРЕСЛӘРЕ.
Үзеңә теләгәнне күршеңә телә.
Пәйгамбәребез ﷺ: *“Кем уттан котылып, җәннәткә керергә теләсә, Раббысы хозурына Аллаһыга һәм ахирәткә иман китереп кайтсын; үзенә карата кешеләрнең ничек булуларын теләсә, үзе дә аларга шундый булсын”,*- дигән (Мөслим риваяте).
Әлеге хәдис безне башкалар белән дөрес мөгамәлә кылырга өйрәтә. Беркем дә үзенә карата яман мөгамәлә кылуларын теләми. Шулай булгач, үзең дә башкаларга яман мөгамәләдә булма. Мөэмин булуның нигезе шушы кагыйдәгә кайта: *"Җанымның Хуҗасы белән ант итеп әйтәм: "Үзенә теләгәнне күршесенә(яки кардәшенә)" теләмичә, кеше мөэмин була алмас"*(Мөслим риваяте).
🤲 Йә, Раббым, үзебезгә теләгән яхшылыкны, күршеләребезгә дә теләргә тәүфыйк бир.
https://t.me/mukhtasib