Tatar şurası | Совет татар мира | Tatar Council | Татар шурасы
from Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Европа берлегенең яңа чикләүләренә Татарстаннан 24, Башкортстаннан 6 ширкәт кертелде
Исемлектә машина төзү, җайланмалар ясау, радиоэлектроника һәм башка тармак оешмалары бар. Алар арасында Казан мотор төзү һәм җитештерү берләшмәсе (КМПО), Казанның "Электроприбор" корылмасы, Чистайдагы "Восток" сәгать корылмасы, Әлмәттәге "Радиоприбор" оешмасы һәм башкалар бар.
Брюссельдә күрсәтелгән Башкортстан ширкәтләренең барысы да Русия хәрби-сәнәгать комплексы өлеше булуы билгеләнде.
Гомумән исемлектән ширкәтләрнең яртысыннан күбрәге баллистик ракет җитештерүгә бәйле, дип белдерде Европа дипломатиясе башлыгы Кая Каллас.
Чикләүләр тагын нинди ширкәтләргә карата кертелде? 👉 Безнең хәбәрдә укыгыз.
@azatliqradiosi
@
Post #264622
5