Tatar şurası | Совет татар мира | Tatar Council | Татар шурасы
from Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Төркиядә төрек телендә татар шагыйре Дәрдмәнд турында китап чыкты
Аның авторы – галимә Нәслихан Яшәр. Тумышы белән Малатья шәһәреннән. Татар теленә гашыйк булып, башта аны өйрәнеп, Дәрдмәнднең шактый шигырен төрекчәгә тәрҗемә иткән ул. Татар шагыйренең язу өслүбен тикшереп фәнни эш язган, аны яклаган һәм соңыннан татар шәхесен Төркиядә башкалар да белергә тиеш дип, үз белемнәре белән бүлешеп, Дәрдмәнд турында китап чыгарырга ниятләгән.
"Дәрдмәнд иҗатын өйрәнүем университетта укыган чорда башланды. Безгә заманча төрки телләр һәм әдәбиятләр фәнен тумышы белән Татарстаннан булган укытучы, галимә Рамилә Яруллина укытты. Бакалавриатның өченче курсында татар телен өйрәнә башладым һәм шул вакытта бу телгә, татар әдәбиятына зур кызыксыну уянды...
Дәрдмәннең милли позициясе бик нык тәэсир итте. Дөресен әйткәндә, аннан кискен фикерләр көтмәгән идем. Ул тормышка экзистенциаль күзлектән карый торган шагыйрь, аның шигырьләрендә табигать тасвирлавы да еш очрый. Фәлсәфә күп. Әмма милләт язмышы темасына караган кайбер шигырьләрендә ул бик көчле һәм кискен милли позициясен күрсәтә белә. Нәкъ менә бу минем игътибарымны аеруча җәлеп итте", ди Яшәр.
Ул үзе дә, төркемдәге студентларның да элек Татарстан, татарлар турында берни белмәвен әйтте.
Яшәр белән әңгәмәне 👉монда укыгыз.
@azatliqradiosi
@
Post #261425
1