TGViewer
Channel Public Channel
Сәлам, микроб!

Сәлам, микроб!

@microblar

Микроблар турында татар телендә беренче фәнни-популяр китап

Сораулар буенча:
@tatmicrobiolog

89600520949
Subscribers
391
Photos
168
Videos
28
Links
46

Showing posts older than #124 · Back to latest

Older Posts 10 shown
Post #119 362
Бала-сити Академиясендә укучы балалар "Сәлам, микроб!" китабын укып чыкканнар!

1-4 сыйныф укучылары татар теле укытучысы Хакимова Кифая Васил кызы белән китаптагы мәгълүматны җентекләп өйрәнгәннәр, QR-кодлар аша видеоларын карап чыкканнар. Алай гына да түгел! Китап балаларны иҗатка тарта, күрегезче, микроблар темасына нинди эчтәлекле, кызыклы, матур стенд ясап куйганнар!

Фән атнасы кысаларында Бала-Ситига очрашу-остаханәгә чакырылган идем. Җылы һәм рәхәт очрашуыбыз бер мизгелдә узды. Балаларның йөзендә кызыксыну, тәҗрибәләр уздырганда куаныч-соклануларын күрү - миңа дәрт, илһам өстәде.

Татар теле дә кызыклы була ала!
Татар теле дә фән теле була ала
!
  • ❤ 11
  • 😍 8
  • 🥰 1
Post #118 398
Тиздән, Аллаһ бирсә, яңа пазл әзер булачак😍

🟣Бу сәхифәдә аны бүләккә отып алу мөмкинлеге булачак!🟣 Яңалыкларны күзәтеп барыгыз.

Кайсы микробларны таныдыгыз?
  • 🔥 14
  • 👍 3
Post #117 371
🟣 Оста куллы Эльвира (@ElviraGayazova) теккән Зирәкбәк бактерияләре китап укучыларына да ошар дип ышанам😊
  • 😍 15
  • 👍 2
Post #116 367
Китапны укып чыккан укучылар өчен сорау!

Шамил кулында нинди бактерияне тота (йомшак уенчык)?
Фәнни атамасын языгыз😊
  • ❤ 8
  • 👍 3
Post #115 373
Сәлам!

Остаханәләрдә балаларның кулларында тереклек итүче микробларны Петри чынаяктагы туклыклы тирәлеккә (агарлы ясалма тирәлек) күчердек.
🧫
Менә шундый бактерияләр үсеп чыкты.
Әниләргә фотолар җибәргәннәре өчен зур рәхмәт!
Кулларын юарга онытмыйлар хәзер:)

Фотосурәтләрдә зарарлы яки файдалы микроблар?))
  • 🔥 10
  • 👍 3
  • ❤ 1
Post #114 335

Forwarded from "Гаилә" мәчете | Мечеть "Гаиля"

🕵️“Гаилә” мәчете каршында эшләүче “Тәрбияле бала” мәктәпкәчә төркемендә микробиолог, биология фәннәре кандидаты Гөлнур Фәхруллина белән иҗади очрашу оештырылды.

🦠Кунагыбыз балаларны үзенең яңа гына табадан төшкән "Сәлам, микроб!” китабы белән таныштырды, серле микроблар тормышы турында сөйләде, аларның төрләре турында җиткерде.

🔬Шулай ук очрашу кысаларында мавыктыргыч мастер-класслар да оештырылды: балалар тәҗрибәләрдә бик теләп катнашты, микроблар белән “уртак тел табарга” өйрәнде, үзләре дә микроскоп аша микробларны күзәттеләр. Гөлнур апабызга @microblar очрашу өчен рәхмәтләребезне җиткерәбез, яңа китаплар, кызыклы ачышлар теләп калабыз.

#мечетьГаиля #Гаиләмәчете #тәрбиялебала #микроб #очрашу
  • 🔥 10
Post #107 316

Forwarded from "Гаилә" мәчете | Мечеть "Гаиля"

🕵️“Гаилә” мәчете каршында эшләүче “Тәрбияле бала” мәктәпкәчә төркемендә микробиолог, биология фәннәре кандидаты Гөлнур Фәхруллина белән иҗади очрашу оештырылды.

🦠Кунагыбыз балаларны үзенең яңа гына табадан төшкән "Сәлам, микроб!” китабы белән таныштырды, серле микроблар тормышы турында сөйләде, аларның төрләре турында җиткерде.

🔬Шулай ук очрашу кысаларында мавыктыргыч мастер-класслар да оештырылды: балалар тәҗрибәләрдә бик теләп катнашты, микроблар белән “уртак тел табарга” өйрәнде, үзләре дә микроскоп аша микробларны күзәттеләр. Гөлнур апабызга @microblar очрашу өчен рәхмәтләребезне җиткерәбез, яңа китаплар, кызыклы ачышлар теләп калабыз.

#мечетьГаиля #Гаиләмәчете #тәрбиялебала #микроб #очрашу
  • 👍 5
  • ❤ 4
Post #106 356
Микроблар турындагы остаханәләрдән мизгелләр😊
  • ❤ 14
  • 👍 3
  • 🔥 1
Post #105 368

Forwarded from Каюм Насы(й)ри | Музей | On-line

Балагыз күзгә күренми торган микроблар белән кызыксынамы?

Нәни дусларыбызны "Сәлам, микроб!" дип аталган интерактив остаханәгә чакырабыз 🦠

Остаханәне алып баручыбыз Фәхруллина Гөлнур -
микробиолог, биология фәннәре кандидаты, КФУның өлкән гыйльми хезмәткәре

үткәрә.

Микроблар хакында сөйләшербез, видеолар карарбыз, тәҗрибәләр үткәрербез, әвәләрбез, мантыйкка уеннар уйнарбыз! 🔬

Гөлнур апаның яңа чыккан "Сәлам, микроб!" китабын да махсус бәягә сатып алу мөмкинлеге булачак 📖

Остаханә 5+ яшьлек балалар өчен.

Остаханә 25 гыйнвар көнне сәгать 11:00 уздырылачак.
Бәясе - 400 сум.


Язылу өчен телефон: 8 843 293 76 94.
  • ❤ 8
  • 🔥 6
Post #103 343
Закирова Миләүшә Искәндәр кызын күбегез беләдер?
@za_mimi

🎥, "Гашыйклар тавы" фильмында да Миләүшәне күргәнсездер.

🌙 Балаларга Рамазан аена татар телендә Исламбул исемле татарча квест ясаган кеше ул. Минем улым бик ошатты квестны!

👨‍🍳Миләүшә - оста пешерүче! Аш бүлмәсендә төрле тәмле ризыклар пешерә. Аның аккаунтына кереп карагызчы.

📚"Сәлам, микроб!" китабы өчен дә Миләүшә Закирова видео әзерәде. QR-код аша тәмле һәм файдалы йогырт ясарга өйрәнеп була.🍶

🏫🖍️🧸 24 нче балалар бакчасында микроблар турында остаханә уздырган идем. Миләүшә апа балалар өчен тәмле күчтәнәч пешерде. Һәр балага микроб сурәте төшерелгән көлчә (печенье) бүләк итте! 🍪 Балалар бик сөенде! Рәхмәт яусын!

🦠Көлчәдә НИНДИ МИКРОБЛАРНЫ таныдыгыз?🧫🧪
  • 👍 9
  • ❤ 3
  • 🥰 1
  • 😍 1
Older posts →
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →