🕵️“Гаилә” мәчете каршында эшләүче “Тәрбияле бала” мәктәпкәчә төркемендә микробиолог, биология фәннәре кандидаты Гөлнур Фәхруллина белән иҗади очрашу оештырылды.
🦠Кунагыбыз балаларны үзенең яңа гына табадан төшкән "Сәлам, микроб!” китабы белән таныштырды, серле микроблар тормышы турында сөйләде, аларның төрләре турында җиткерде.
🔬Шулай ук очрашу кысаларында мавыктыргыч мастер-класслар да оештырылды: балалар тәҗрибәләрдә бик теләп катнашты, микроблар белән “уртак тел табарга” өйрәнде, үзләре дә микроскоп аша микробларны күзәттеләр. Гөлнур апабызга @microblar очрашу өчен рәхмәтләребезне җиткерәбез, яңа китаплар, кызыклы ачышлар теләп калабыз.
#мечетьГаиля #Гаиләмәчете #тәрбиялебала #микроб #очрашу
Post #114
335
Forwarded from "Гаилә" мәчете | Мечеть "Гаиля"
- 🔥 10