TGViewer
Сәлам, микроб! Сәлам, микроб! @microblar · 391 subscribers
Post #185 1.47K
Микроб турында шигырь укыганыгыз юктыр әле?😁

Шагыйрә Ләйсән Фәтхи менә шундый матур, үзенчәлекле, кызыклы шигырь язып җибәрде.

🟣Микрогөмбәләр🟣

Бозылган минем җиләк,
Җыйган идем бер чиләк -
Күгәрек белән тулган,
Гөмбә кереп утырган.

Актардым суыткычны,
Сәер сыр килеп чыкты!
Яшькелт таплы, күр әле,
Монысы да гөмбәле.

Бозылганны - ташларга,
Ярамый бит ашарга.
Барысын да юк иттем,
Шатланып чыгып киттем.

Тыштан уйнап керүгә -
Әллә күзгә күренә,
Кайда гына соң, диләр,
Сыр эзлиләр әниләр.

Мин сөйләдем эшемне,
Өнемме бу - төшемме!
Алыр урынга мактау,
Чүт эләкмәде уклау.

Микрогөмбә төрләре -
Була икән серләре.
Өйрәнер өчен күбрәк -
Китап укырга кирәк!
  • 👍 16
  • 🔥 3
  • ❤ 1
  • 👏 1
More from @microblar
  1. Jun 8, 2026Микроблар хакында сөйләштек, тәҗрибәләр үткәрдек, әвәләдек😍 "Алмаш-2026"
  2. Jun 8, 2026"Алмаш" гаилә җыены 2026
  3. May 28, 2026«Алмаш» гаилә җыенында микробиология буенча остаханә! Теркәлү өчен сылтама.
  4. Apr 2, 2026Бүген — Халыкара балалар китабы көне!📚 Шул уңайдан сабыегызга "Сәлам, микроб! китабын бүл…
  5. Nov 17, 2025💅 Начинаем знакомить вас с участниками маркета в рамках фестиваля Jadidfest 🟡Авторские о…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →