TGViewer
Channel Public Channel
🇹🇷leisen.fethi

🇹🇷leisen.fethi

@leisenfethi

🇹🇷Төркия турында татарча
▪️Анталья–Казан
▪️Туристлар күрмәгән Төркия
▪️Мәктәп, күзәтүләр, сәяхәтләр

Витаминнар:
Тг https://t.me/leisanturkiye

Минем аккаунтлар:
Вк: https://vk.com/leisen_fethi
Инста: İnstagram.com/leisen.
Subscribers
2.52K
Photos
3.9K
Videos
1.2K
Links
123
Recent Posts 7 shown
Post #5542 31
Сарымсак уңган, менә шулай итеп элеп куйганнар. Төрекләр аны бик күп тота: ризыкка, соусларга, тәмле итеп куллана беләләр.


Сез ничек җыясыз, киптерәсез сарымсакны?
  • 👍 2
Post #5540 55
Үзебездә алмагачлар булгангамы, Төркиядә дә алмагач табып, өзеп алып ашап карыйсы килә иде.

Анталья тирәсендә юк алар.

Конья бераз һава торышы белән безнең якларга охшаган: хәзер инде көз, суытты, яңгыр ява, кыш көне дә карлы була.

Алма дигәннән, ашап карадым! Нәәкъ үзебезнең бакчадан өзеп ашаган кебек телне йотарлык иде😋😍
  • 👍 10
  • ❤ 3
Post #5537 53
Бакча темасын дәвам итәбез☺️

Иң беренче игътибарны җәлеп иткәне - зур кәбестәләр һәм йодрык кадәрле әкәм-төкәмнәр булды!
  • 👍 6
Post #5536 55
🐰хәерле көннәр булсын, дуслар! Әминә һәм куяннарыннан сәлам сезгә!
  • ❤ 13
  • 👏 1
Post #5535 68
Бакча контентына әзерме сез?))
  • 👍 10
Post #5530 62
Төрек дусларның туганнарына да кереп чыктык (алар белән сәяхәт итәбез). Авылда яшиләр: күптән төрек бакчаларын күрәсе килә иде!

Тагын бер кызык момент, ике гаиләгә кереп чыктык, шуларның берсендә безне каһвә-су белән сыйладылар. Бер яктан дөрес тә кебек, кешене мәшәкатьләү юк. Икенче яктан, безгә кеше керсә, кухняда булган бөтен нәрсәне чыгарып, өстәл әзерлибез бит инде)) Безнең кунакчыллык та бик үк дөрес түгел кебек: кунак итеп хәлдән таясың да аннары бер кешене дә чакырасы килми башлый😅
  • 😁 6
  • 👍 3
Post #5524 58
Юлыбызның дәвамы: Акшәһәр (Akşehir) — Конья өлкәсендәге тарихи шәһәр, Конья шәһәреннән көнбатышка таба урнашкан.

Акшәһәр Хуҗа Насретдин белән бәйле. Ул анда XIII гасырда яшәгән, укытучы һәм казый булып эшләгән, һәм 1284 елда Акшәһәрдә вафат булган.

Хуҗа Насретдин безгә мәзәкләре белән билгеле булса да, заманында ул дин билгече, зирәк һәм гыйлемле шәхес булган, әтисе шушы җирлектә имам булып торган.

Монда аңа багышланган музей, парклар һәм Хуҗа Насретдин төрбәсе бар.
  • 👏 4
  • 👍 1
Older posts →

About this channel

How can I read @leisenfethi without a Telegram account?
TGViewer shows the public web preview Telegram publishes for 🇹🇷leisen.fethi: recent posts, photos, videos and the subscriber count, with no app, login or account.
How many subscribers does 🇹🇷leisen.fethi have?
🇹🇷leisen.fethi (@leisenfethi) has 2.52K subscribers on Telegram, refreshed roughly every 30 minutes.
Does 🇹🇷leisen.fethi know I viewed it here?
No. Public channel previews carry no viewer identity, and TGViewer has no accounts or tracking of what you look up.
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →