TGViewer
Мәктүпләр / مكتوبلر Мәктүпләр / مكتوبلر @mektupler · 1.27K subscribers
Post #1354 947
Бик күпләрнең гаилә тарихы белән кызыксынуын исәпкә алып, кулъязмаларны тәрҗемә итә алырлык модельләрне үстерү максатларын күздә тотып, түләүле тест режимында Lisan.Tatar Шәҗәрәче сервисы эшли башлый.

Кулъязмалар ЯФга әлегә авыр бирелә, ләкин, мәсәлән, исемнәрне танып алуда зур алга китешләр бар. Былтыр ясалган тәрҗемәчене сынап караучыларның фикерләренә колак салып, яңа сервисны булдырырга карар кылынды:

🌟 lisan.tatar/shajara

Lisan.Tatar Шәҗәрәче «сорау-җавап» форматы белән генә чикләнмичә, үзе гамәлләр кылучы агент буларак эшли (хәер, шуңа өйрәнә генә әле). Ул сезнең урынга:

🔸 метрик кенәгәне укып, аның эчтәлеген тәрҗемә итәргә тырышачак*;
🔸 таблицалар төзеп, анда искә алынган шәхесләрне аерып күрсәтәчәк;
🔸 үзе туганлык җепләрен билгеләп, схемалар төзеп бирәчәк – сез аларны төзәтә аласыз.
🔸 мәхәллә буенча статистик анализ ясаячак – уртача гомер озынлыгы, мәһәр күләме, вакыйгалар сезонлыгы һ.б.!

* ЯФ ясаган тәрҗемәне Сез шунда ук белгечкә төзәтүгә җибәрә аласыз

☄ Хаталар булса: lisan.tatar@gmail.com
More from @mektupler
  1. Oct 15, 2026Иске бәядән lisan.tatar сервисларында баллар сатып алырга өлгерегез! Бүген – соңгы көн
  2. Sep 25, 2026ХХ гасыр башында халыкны нәрсә борчыган икән? Җавапны Сәхифәләремез белән Lisan.Tatar'ның…
  3. Sep 23, 2026Яңа уку елында тарихи тикшеренүгә чумасызмы? Иске татар теленнән тәрҗемәчене арзан бәядән…
  4. May 18, 2026"Дарел-көтеб"тә "Шура", "Әд-дин вәл-әдәб", "Дин вә мәгыйшәт" журналлардагы мәкаләләр буенч…
  5. May 9, 2026🔸 «Сәхифәләремез» проекты һәм «Lisan.Tatar» тәрҗемәчесе ярдәмендә иске татар телендәге ма…
  6. Mar 25, 2026Иске имля буенча яңа курс: https://t.me/sources_genealogy/31 Айзат махсус кулъямаларны (ме…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →