🌟 Якынлашып килүче Ураза бәйрәмнәре уңаеннан, рамазан белән хушлашканчы, сезгә иске татар теленнән Lisan.Tatar эксперименталь тәрҗемәчесенең яңа версиясен тәкъдим итәбез!
🔸 Тәрҗемәче хәзер тизрәк эшли, бер запроста 20 бит, 100 мб'лык файлларны эшкәртә ала! Күләмле битләр өчен PRO режимын кулланырга киңәш ителә.
🔸 Басма текстларны 12 телгә (шул исәптән башкортчага) тәрҗемә итәргә, 3 әлифбага транскрипт ясарга, кыскача эчтәлек соратырга була.*
🔸 Яңа функцияләрдән – тәрҗемә тарихын саклап бару, онлайн-редактор һәм шуңа тоташтырылган ЯФ нигезендә сүзлекчә.
Димәк ки, хәзер тәрҗемәдә чыккан берәр сүзне аңламасагыз, сайтта бер төймәгә генә басып, аның мәгънәсен ачыклап була. Бу бигрәк тә гарәп-фарсы сүзләре белән эшне җиңеләйтәчәк. Ә тәрҗемә иткән мәктүпләрегез бүтән югалмаячак! Сез аларны йөкли дә, сөртә дә аласыз.
* ЯФ көннән көн акыл җыеп барса да, аның җавапларына төгәллек гарантиясе юк
🔥 Сайт: lisan.tatar
📙 Тәрҗемәче: lisan.tatar/mektupler
☄ Хаталар булса: lisan.tatar@gmail.com
Post #1352
797