TGViewer
Шәрык клубы / Восточный клуб Шәрык клубы / Восточный клуб @klubsharyk · 1.42K subscribers
Post #3218 116
Бүген күренекле җәмәгать эшлеклесе, педагог – Әхмәтһади Максуди тууына 158 ел!

Ул 1868 елның 28 сентябрендә Казан өязе Ташсу авылында, мулла гаиләсендә дөньяга килгән. Татар морзалары Сөендековлар нәселеннән, Садри Максудиның абыйсы.

Казанда яшәп, «Касыймия» мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң укыта башлый, беренчеләрдән булып яңа ысул куллана. Төркия һәм Кырымда белем бирү тәҗрибәсен өйрәнә, И.Гаспринский чакыруы белән «Зынҗырлы» мәдрәсәсендә укыта.

1906 елда «Йолдыз» газетасын ачып, татар матбугаты тарихына зур өлеш кертә. Казан шәһәр думасы гласные буларак, беренче татар китапханәсен – «Көтебханәи исламия»не ачтыра.

«Мөгаллим әүвәл» әлифбасы 30дан артык басма кичерә һәм казакъ, үзбәк, кыргыз, башкорт балаларына да татарча укырга-язарга өйрәтә.
  • ❤ 5
  • ❤‍🔥 1
  • 👍 1
  • 🔥 1
  • 🥰 1
More from @klubsharyk
  1. Oct 4, 2026Бүген Шәрык клубында нәни дусларыбызга остаханә үткәрдек! Киләсе очрашу 8 ноябрь көнне 13:…
  2. Oct 1, 2026Шәрык клубы / Восточный клуб pinned a photo
  3. Oct 1, 2026ОКТЯБРЬ АФИШАСЫ ・1 октябрь 19:00 - Иҗади очрашу | Дания Нуруллина ・2, 9, 16, 23, 30 октябр…
  4. Oct 1, 2026Олылар көне котлы булсын! 🌷 Бүген безнең тормышыбызда иң кадерле кешеләр — олы буын вәкил…
  5. Sep 30, 2026«Әнкәй теле» балалар программасына кабул итү башланды!☀️ Балагызның татар телендә иркен сө…
  6. Sep 27, 2026ИСКЕ ИМЛӘ | Борынгы татар язуы курслары📜 Киләсе атнадан башлап һәр җомга кич Шәрык клубын…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →