«Әнкәй теле» балалар программасына кабул итү башланды!☀️
Балагызның татар телендә иркен сөйләшүен, сәхнәдә сынатмавын һәм үз фикерләрен төгәл җиткерә алуын телисезме? Без туган телне өйрәнүне һәм сәхнә сөйләме сәнгатен бер кызыклы курска берләштердек!
Дәресләрдә балагызны нәрсәләр көтә:
«Җанлы» татар теле: уеннар, әкиятләр һәм интерактив биремнәр аша тел мохитенә чуму.
Сәхнә сөйләме: дөрес сулыш алу, дикция һәм матур әйтелеш өстендә эшләү.
・ Киләсе айда узачак дәресләргә билетлар Г.Камал исемендәге ТДАТ сайтында сатуда: 3, 10, 17, 24, 31 октябрь 14:00
Дәресләр уен формасында һәм дустанә мохиттә уза. Балагызга үз-үзенә ышаныч һәм туган телгә карата мәхәббәт бүләк итегез!
Post #3219
281

- ❤ 2
- 🔥 2
- 🤩 2
- 👍 1
- 🥰 1
- 😍 1