Мөселманлыкка чыгу.
Тобол өязе Кутарбит станциясенең Анна Федорова исемле 20 яшьлек урта дәрәҗә көн күрешле бер гаиләнең кызы үзенең чын ихлас күңеле белән ислам динен кабул итте һәм якындагы Тубылтора исемле авылга килеп кияү эзләгәнен аңлатты. Авылның инсафлы вә уку-язу белән торган кешеләреннән Габделихсан исемле егет никахланып, кызга хөррият кояшы мәгнәсендә булсын дип Шәмсия исеме бирделәр.
Ш.Мәхмүди
"Вакыт" 1917 ел, №2213
Post #289
2.33K
