TGViewer
Idel-Ural | ولايت بلغار Idel-Ural | ولايت بلغار @idelural · 1.03K subscribers
Post #265 1.39K

Forwarded from Мәктүпләр / مكتوبلر

السلام عليكم و رحمة الله و بركاته!

Мөхтәрәм укучым!

Бу канал төрле максатларны күздә тотып ясалды. Шулардан иң мөһиме – бу каналның мескен вә языклы авторының (исемем Азат, таныш булыйк) күңелендәге кешелек тарихына карата булган моң катыш шомлану хисенең җентекле тикшеренү теләге белән берләшү сәбәпле, хәле калганнарның да башларын әйләндерерлек дәрәҗәгә җитүедер.

Университетта көнчыгышны өйрәнү һәм илаһият гыйлеме бүлекләрендә укыйм. Гадәттә, бу сүзләрдән соң "булдыргансың инде, кем генә булып эшләрсең икән?" дигән сораулар ява башлый. Буш сорауга буш җавап эзләмичә, киләчәген гуманитар өлкәдә күргән һәр кешенең үз үзенчәлекләре – юк, бәлки юләрлекләре – барлыгын гына әйтеп узыйк. Мин исә бу сәер кызыксынуларымны артык үз эчемдә генә саклый алмаганлыгымнан, сезнең белән дә бүлешергә булдым.

Канал, беренче чиратта, тарих, сәясәт белеме һәм әдәбият белән кызыксынучыларга файдалы булыр. Язмаларның күп өлеше иске татар телендә булыр, шуңа күрә инде күптәннән бөек әдипләребезнең әсәрләрен иске сүзләр бирелгән искәрмәләргә карамыйча укырга теләгән кешеләргә бу яхшы мөмкинлек булыр, дип өметләнәм. Канал язылучыларны җәлеп итә алырмы, укучыларда кызыксыну уятырмы, кем дә булса постлар чыгуын күзәтеп барырмы – болар хакында һич фаразларым юк.

Шунысын да әйтми уза алмыйм: каналда тарихи текстлар күп булганга, һәм, белгәнебезчә, иҗтимагый нормалар шактый үзгәрүчән бер нәмәрсә булып торганда, текстларның кайсыбер өлешләре хәзерге көн күзлегеннән бераз әхлаксыз, хәтта мыскыл итә алырлык булып тоелырга мөмкин. Тарихи шәхесләрнең фикере авторныкына тәңгәл килми, шуңа "фу"ларны миңа түкмәгез ;)

Аллага тапшырып, башлыйк.

P.s. иске татарчада лонгридлар күп булачак. Сак булыгыз, көндәлек тормышыгызга да лисане кадимдән бәгъзе кәлимәләр [иске телдән кайбер сүзләр] кереп китүе мөмкин
🌝
More from @idelural
  1. Aug 13, 2026«Татары же особенно ревнивы в соблюдении и охранении своей религии: малейший повод может в…
  2. Jul 26, 2026Кадерле дуслар, рады пригласить вас на презентацию книги "Этнографические записки о Нижего…
  3. Jul 16, 2026Посмотрим на современных татар! Совершенно не получая никакой помощи от столпов государств…
  4. Apr 29, 2026Татары: их происхождение и название Пишет Шейхуль-ислам ибн Таймия ( 661 – 728 гг. 1263 –…
  5. Feb 22, 2026Оттуда же: В основе все это позаимствовано из шариата. Когда они на своем языке говорят: «…
  6. Feb 22, 2026Во-первых, я у него спросил о порядке забоя животных. И выяснил, что он в точности совпада…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →