Күренекле журналист, университет мөгаллиме һәм җәмәгать эшлеклесе Рафаил Исхаков вафатРафаил Лотфулла улы Исхаков филология фәннәре кандидаты, Урал федераль университетының доценты иде, ул агымдагы елның 16 сентябрендә каты авырудан соң 72 яшендә вафат булдыМилләттәшебез 1954 елның 6 апрелендә Башкортостанның Первомайский бистәсендә туган.
Рафаил әфәнде 1976 елда Урал дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган. Аның гамәли журналистикада мөхәррирлек эшчәнлеге төбәктәге «На смену!», «Уральский рабочий», «Рабочее слово» матбугат чаралары һәм Урта Урал китап нәшрияты белән бәйле.
1994 елдан Рафаил Лотфулла улы университетта мөгаллимлек эшчәнлеген башлый, вакытлы матбугат кафедрасы доценты дәрәҗәсенә кадәр үсә. Аның шәкертләре остазларын һөнәри яктан югары бәяли һәм кеше буларак күркәм әхлаклы шәхес итеп искә ала. Университетта эшләү дәверендә Рафаил Исхаковның 5 китабы һәм 83 фәнни мәкаләсе бастырылган. Һөнәри хезмәте өчен ул федераль министрлыкларның бүләкләренә лаек булган белгеч.
Милләттәшебез Рафаил Исхаковның тормышында иҗтимагый эшчәнлек аерым урын алып торды. Ул Екатеринбург татар һәм башкорт мәдәнияте җәмгыятендә рәис урынбасары, Свердловск өлкәсе татар конгрессы идарәсенең әгъзасы һәм Милли көрәш буенча өлкә федерациясенең матбугат сәркатибе булды. Аның «Хәтер китабы» дигән авторлык проекты үзе бер батырлык чагылышы булды. Рафаил әфәнде әлеге китабында Бөек Ватан сугышына Свердловск өлкәсеннән чакырылган, һәлак булган 6 833 татар турында мәгълүмат бирә.
Гомеренең соңгы көннәрендә ул Урал федераль университетының журналистика факультеты энциклопедиясен туплау белән шөгыльләнгән, хезмәттәшләре әйтүенчә, Рафаил Лотфулла улы хәтерне кадерләп саклауга аеруча зур игътибар биргән.
Мәрхүм белән хушлашу 19 сентябрьдә узачак.
РФ мөселманнары диния идарәсе рәисенең беренче урынбасары, МИИ ректоры, профессор Дамир Мөхетдинов Рафаил Лотфулла улы Исхаковның вафаты сәбәпле
тәгъзия белдерде Аллаһы Раббыбыз Рафаил Лотфулла улының бу дөньяда яшәгәндә кылган хезмәтләрен, игелекле эшләрен кабул итеп, аны җәннәте белән бүләкләсен. Әәмиин! 🤲🏻
Фотосурәт: Рафаил Исхаковның социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсеннән
@DUMRF_TAT