"АЗАТЛЫК"активисты - РАФЫЙК КӘРИМУЛАНЫҢ БҮГЕН ТУГАН КӨНЕ!
@Rafiyq_KarimullaДустыбыз! Сине чын күңелдән ТУГАН КӨНЕҢ белән тәбрик итәбез!
Озын гомер, ак бәхетләр, сөю-сөенечләр, шатлык телибез!
Татар милләтенең иң кыю һәм көчле уллврының берсе булган Рафыйк, халкыбызның чын мәгънәдә алтын кешесе, энҗеташы.
Татар халкының тарихында милләтебез өчен көрәшеп, аңа йөрәген биргән кешеләр әз тугел! Безнеңчә, Рафыйк син шуларның берсе!
Татар диеп тибә синең йөрәгең! Татар дип янасың син һәркөнне!
Һәм бу әлбәттә, хөрмәткә лаек!
Бүген бөтен мактаулар, бөтен котлаулар сиңа дустыбыз!
Синдә ага татар каны,
Бу Азатлык тамгасы...
Иң изге теләкләр белән, "Азатлык" Татар Яшьләре Берлегеннән дусларың...