МӘРХҮМ ТУКАЙ
Кичә Тукай мәрхүмнең вафатына өч ел тулды. Шул өч ел эчендә татарның әдәбият, шигырь галәме моңа кадәр беренче сафында барган Тукайсыз . халык шагыйрьләренең беренчесе булган Тукайсыз яшәде. Татарның мәдәни хәрәкәтләре үзенең һичбер селкенүендә Тукайның сизгеч каләменең очы тимичә китми торган адымнарында, үсүендә, киңәюендә Тукайсыз дәвам итте.
Халыкның рухы – татар халкының рухы, йоклаудан торып, күзен ачкан чагындагы Тукайның рәхмәтле нисан шигырьләреннән сугарылмаенча, сусаган хәлендә дәвам итте.
Татарның дорфа йөрәге, татарның һәрнәрсәгә аршын белән килә торган, бер тиен белән үлчи торган карашы тарих бабайның үткәрергә, чарларга куйган вакытында мәрхүм Тукайның ышкысы-пычкысыннан мәхрүм хәлендә яшәде.
Татар дөньясының өстендә калын болытлар күтәрелә башлап, татар тормышының өстеннән үткән таң җиле, иске пырныган исләрне алып китеп, татар борынына нәфасәт сизгечлеге керә башлаган дәвердә татар шигыре Тукайсыз, милли Тукайсыз калды. Ниһаять, татарның мәдәни, иҗтимагый хәрәкәтләрендәге мәтәлүләр, асты өскә килүләр Тукайның кискеч сатирасы, пакь көлүләреннән ятим булып барды.
Шагыйрьнең хыялындагы дулкыннар, кайнаулар, галәяннәр, тормышыбыздагы үзгәрешләр, милли мәйдандагы өмидләр, көтмәгән фаҗигаләр остасы юкка хамлыктан чыга алмаенча эшләнә алмады. Мәңгегә кадәр китап сәхифәләрендә фотографлы сакланачак мәнзарәләр югалды, әрәм булды.
Өч ел инде Тукай юк. Тукай үлде. Тукай арамыздан китте. Тукай – тормышымыздагы һәр хәрәкәтнең шигъри тарафын тотып алып мәйданга сала торган Тукай вафат итте.
Тукай – хәзерге үсү дәверемездәге һәр пакь йөрәк тибүен сизеп алып, киләчәк буынга бүләк биреп бара торган Тукай мәрхүм булды.
Инде аңарга өч ел вакыт үтте.
Шул өч елда Тукайның юклыгын без күземез белән күреп, колагымыз белән ишетеп, бөтен тойгыларымыз белән тойдык. Аның вафат иткән көнендә аның әдәбият мәйданымызда баскан урынына күземезне ташласак, шул буш урынны күреп, Тукай юклыгы тойгысы тагы да көчәядер, зураядыр. Сигез ел бербуйдан рәхмәт чишмәсе агып торган Тукайдан, тазә бер кабер, бер бушлык күрсәк, шул тойгы, күңел сыкравы белән бизәкләнеп, өмидсезлек белән чәчәкләнәдер. Күз алдында ямьсез мәнзарәләр тудырадыр.
Әйе, Тукай үлде. Тукай арабыздан югалды. Тукайны арабыздан көчләп югалттык. Меңнәр-меңнәр фахишәләрне үстерә, киендерә, җылыта торган Идел буе бер шагыйремез – Тукайны матдәтән, мәгънән ашатырлык, туйдырырлык азык таба алмады. Меңнәр-меңнәр җаныйларны җылыта, симертә торган Идел буе беренче шагыйремезгә картлар җылысы кадәр дә җылы бирә алмады.
Ачлыктан, ялангачлыктан, мохтаҗлыктан, фәкыйрьлектән шагыйремезне үтердек, татарның иң зур мәркәзендә меңнәр, йөз меңнәр, миллионнар мохлисе булган Тукайны ачлыкта, суыклыкта үтердек.
Шул фаҗигадә үземез хәзер яши торган халкымыз каршында, киләчәктәге үсәчәк буынымыз алдында без нинди җинаять эшләдек! Без аларны нинди милли байлыклардан мәхрүм иттек.
Тукай белән бергә тазә кабергә күмелгән милли шигырьләрнең кыйммәтләрен кем тәкъдир итәчәк? Чәчәк вакытында җир астына күмелеп, киләчәк буынның байлыгын талауда кем мәсьүл булачак?..
Өч ел эчендә өстенә кабер ташы да куела алмаган Тукайның суык каберенә караганда, күңел сыкрануларының аһы, йөрәк рәнҗүләренең зары кемгә язылачак?..
Тукайның гасырдашлары, Тукайның дәвердәшләре, Тукайның яшәгән даирәсе, Тукайның иле, Тукайның шигыре белән бала- чагасын тәрбия итә торган бөтен Идел буе[на язылачак].
Тукай үлде. Әнә ул шул җимерек кабер астында (ауган тактага Габдулла Тукай дип язылган), коры агач күршесендә Габдулла Тукай ятмаса, бүгенге көндә аның үлгәненә өч ел үтмәгән булса, ничек булыр иде икән?
Ямьсезлек, дорфалык, өмидсезлек белән тулган татар тормышының хакыйкатеннән «Татар тормышы ничек булырга кирәк?» дигән хыял дөньясына күчик әле.
Әнә Тукай, сау, сәламәт, яшь. Аның 27 гә кадәр эшләтелгән, чарлатылган каләме үзенең урынын тапкан. Сигез ел эчендә үсә-үсә бөреләнеп яфрак ярган, аның шагыйрьлек агачы чәчәк аткан.