Рамазан ае үтте.
Эмиграциядә булган Татар милли хәрәкәте оешмалары, берлекләре, активистлары, Сезгә сорау бар: кайда эмиграциядәге Татар авыз ачтыру мәҗлесләре һәм ифтарлары?! Лондон, Париж, Берлин, Нью-Йорк һ.б.
Күрми калдыкмы? Булмадымы?
Рамазан ае татарларны берләштерү өчен бик яхшы сәбәп иде. Аны кулланмау зур хата иптәшләр. Бөтен дөнья буйлап Татар милли хәрәкәте Татар авыз ачтырулар оештырырга тиеш. Бөтен Татар милли хәрәкәте оештырган авыз ачуларда Татарның бүгенге хәле сөйләнергә тиеш! Дөнья буйлап Татар ифтарлары яңгырарга тиеш иде!
Татар активистларының һәм милли хәрәкәт вәкилләренең бу эшнең башында булуы мөһим. Иптәшләр, офлайн, ягъни җиргә төшеп тә милләтебез белән эшләргә вакыт җиткәндер. Гел телеграм чатларында гына сүз көрәштереп, яки көн саен кемгәдер озын-озын мөрәҗәгатьләр генә җибәреп милләтебезне уята алабызмы?!
Белмим, белмим. Халкыбыз белән турыдан-туры эшләү мөһим!
Милләт белән эшләүнең төрле юлларын кулланырга чакырабыз.
Үрнәк буларак, Төркиядә Татар милли хәрәкәте вәкилләре дүрт шәһәрдә алты Татар ифтары оештырды, гомумән ошбу җыеннарда 500 ләп милләттәшләребез катнашты. 5-10 Татарны җыеп булса да Татар ифтарлары оештыру кирәк иде.
26 апрель – бөек Тукаебызның туган көне һәм Татар теле көне! Әйдәгез әле, шул көннәрдә бөтен җирдә Татар җыеннары үткәрик! Исхакыйлардан башланган эш һәм безгә вәсыятьләре бу!
Барыгызга да исәнлек-саулыклар теләп калабыз!
Post #1596
575
- 🔥 11