TGViewer
Новости Зеленодольска Новости Зеленодольска @zpravda · 9.64K subscribers
Post #111342 224
Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез:

🔻Якташларыбыз үз бурычларын намус белән үти. Алар арасында-ирләр генә түгел. Хәрбиләр өчен ул - тормышның барлыгын тою чыганагы. «Шпилька» кушаматлы кызыбыз инде ике ел эвакуация бригадасында алгы сызыкта хезмәт итә. Яралыларны алгы сызыктан чыгара, көн саен үзенең тормышын куркыныч астына куя. Күптән түгел ул туган шәһәрендә кыска вакытлы ялда булып китте , Нәфис хатын-кыз җилкәләрендәге гаҗәеп рух көче турында- махсус репортажда.

🔻Уен формасындагы бизнес дәресләре. Яшел Үзәнгә «мәктәп бизнес-старты» республика программасы килеп җитте. Пушкин исемендәге 9нчы лицейда 6-8нче сыйныфлар укучылары интерактив эшлекле уен барышында эшмәкәрлекнең асылын аңларга өйрәнделәр. Җиңүчеләр тәҗрибә алырга Мәскәүнең "Сколково" технопаркына юл тотачак.

🔻Сүз уңаеннан, безнең ветераннар һәрвакыт шәһәр вакыйгаларыннан хәбәрдар, алар бит-җирле матбугатның иң тугры укучылары. Яраткан "Зеленодольская правда" шәһәр газетасына язылу декадасы барлык почта бүлекчәләрендә дә старт алды. Безнең тирәдә барган яңалыкларга һәм вакыйгаларга автор карашы-җирле матбугатның төп кыйммәте шунда. Журналистлар үз укучыларын нәрсә белән сөендерергә һәм гаҗәпләндерергә әзер - алдагы сюжетта.

#выпускновостей #ЯшелҮзәнхәбәрләре #телекомпанияЗеленыйДол24

Новости Зеленодольска в МАХ

https://rutube.ru/video/af8bff707de11883288549e23fb7067d/
More from @zpravda
  1. Oct 16, 2026😱 Tesla представила перепрыгивающий через препятствия электрокар Roadster. Маск в восторг…
  2. Oct 16, 2026До 1938 года... в Крестовоздвиженской церкви проводились службы. Я видела в архиве протоко…
  3. Oct 16, 2026В детском саду № 54 "Звездочка с. Осиново ЗМР РТ" состоялась благотворительная ярмарка в п…
  4. Oct 16, 202616 октября — Всемирный день продовольствия. Этот день был провозглашен в 1979 году резолюц…
  5. Oct 16, 2026Post #111396
  6. Oct 16, 2026🚂🧳 Из Саратова в Казань и Йошкар-Олу запустят туристические поезда Тематические поезда н…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →