изрисең караңгы өнеңдə
(өскə урманның тын карлары өелə), җиһан серлəренə сүлпəн төшенеп, күрəсең, шуңа син тугры төшеңə.
кушымта.
җылы өндə үзең белəн.
борчу юк, эш юк, юк телəк.
туфрак күчедəй кымшанмас тəнең. димəк, җəйлəрең зая үтмəде.
төннəр һəм көннəр хəзер тоташты. ялгыз, битараф, гамьсез юашлык. өстə ни анда: җепшеклек, буран, — бары бер сиңа, барыбер сиңа.
коры яфрактай актару уйларны... бизгəкле төшлəрдəн сискəнеп уяну... буталчык борчулар буранын эретеп ачышлар көтүе оча иреккə...
кушымта.
җылы өндə үзең генə. (айлар буе...)
борчу юк эш юк юк телəк. дөнья мəш килə,
ул төштəн чуаррак. (ничек чыдарга?)
янə вакыт өннəн чыгарга. (вакыт җитте!)
Post #153
12
