Йөгерəбез тауларга.
Чəчелеп үсə җилəк.
Җитез тырышканнарга —
Бер сəгать, тулды чилəк.
Кояш күктə — бик рəхəт.
Килеп җитте җəй башы.
Шатландыра табигать,
Аның тəмле уңышы.
Йөгерəбез тауларга.
Чəчелеп үсə җилəк.
Җитез тырышканнарга —
Бер сəгать, тулды чилəк.
Балачактагы сыман
Шаулап торсын урамнар.
Хəтердə яши һаман
Шул күңелле заманнар.
Йөгерəбез яланга.
Чəчелеп үсə җилəк.
Əрсез, тырышканнарга —
Бер сəгать, тулды чилəк.
Тормышымнан канəгать.
Төннəр узгач, көн килə.
Мине көтə табигать.
Яшəп каласым килə.
Йөгерəбез урманга.
Чəчелеп үсə җилəк.
Чиксез тырышканнарга —
Бер сəгать, тулды чилəк.
Post #152
14
