җиде тараф.
замана болгавыр.
мин килдем сине карап-карап, ай ягыннан бик арып.
чүллəр, таулар,
озак юллар калды.
үзе бер ямь адашуым.
бар белгəнем — бару.
көн чик халəтенə керə.
бер сибə курку хөкемен эңгер. шүрлəмə
(атлый тор — төбе алтын) җитмəм дип, киткəн дип. йөгер, йөгер,
тибə җирсү йөрəгеңдə.
ха!
соң, йə, кем кыймады?
Post #151
23

- ❤ 1