✏️Татарстан Республикасы Язучылар берлеге «Каләм очында — галәм» проектын тәкъдим итә
Бу үзенчәлекле проектыбыз «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе белән бергә әзерләнде. Әлеге тапшыруларда без сезне бай әдәби мирас калдырган, әмма исемнәре онытылуга дучар булган һәм бүгенге көндә әдәбият күгендә үз йолдызларын кабызучы язучылар иҗаты белән таныштырачакбыз.
Радионы яратып тыңлаучы милләттәшләребез бу проект белән инде февраль аеннан таныш. Ә хәзер без барлык әзерләнгән материалларны бергә туплап, сезгә онлайн киңлекләрдә аларны тәкъдим итәргә әзер.
@yaz_tatar
✨ Беренче язмабыз — язучы, Шәйхи Маннур исемендәге премия лауреаты Ландыш Әбүдарова белән әңгәмә.
Post #207
181

- ❤ 5
- 🔥 3
- 🥰 1