TGViewer
Вәгазьләр һәм хөтбәләр Вәгазьләр һәм хөтбәләр @vagazlar · 1.48K subscribers
Post #596 494

Forwarded from Abu Ibrahim

Тәкъдирне ничек дөрес итеп аңларга:
Аллаһ Тәгалә мәҗбүрләгәнме, әллә белгән һәм исәпләп чыгарганмы?


Кайбер кешеләр Аллаһ Тәгалә тәкъдир кылган дигән сүзне — мәҗбүрләгән дип аңлыйлар. Бу «җәбриләр» дип аталган, тәкъдир мәсьәләсендә Әһле Сөннәт галимнәренең карашларыннан читкә тайпылып адашкан бер төркемнең гакыйдәсе. Без алар турында соңрак сөйләшербез әле, ин шәә Аллаһ.
Тәкъдир сүзен болай итеп аңлау дөрес булмый, чөнки, әгәр без тагын тәкъдирнең 4 баганасына әйләнеп карасак, без анда мәҗбүрләгән дигән сүзне күрәбезме? Юк, әлбәттә! Анда:

1. Аллаһ Тәгалә бар нәрсәне дә белгән;
2. Каләмгә «Ләүхел Мәхфуз» китабына Кыямәткәчә булачак бар нәрсәне язып куерга боерган;
3. Бу нәрсәләрнең булуын теләгән*;
4. Бар нәрсәне дә барлыкка китергән.


* Әлбәттә, без элек сөйләшкәнчә вә килешкәнчә, Аллаһ Тәгаләнең сыйфатларын безнең сыйфатлар белән чагыштырырга ярамый! «Ничек? Нинди?» дигән килешсез сораулар бирергә дә бернинди хакыбыз юк! Шулай ук, бер исем-сыйфатын да инкяр итәргә һәм үзгәртергә дә катгый рәвештә тыелган!

«Тәкъдир» сүзе «белем» сүзе белән бәйле булырга тиеш! Ягъни, Аллаһ Тәгалә ничек булачагын белгән һәм исәпләп чыгарган, шул гыйлеме нигезендә язып куярга боерган, моның булуын теләгән һәм барлыкка китергән. Кая монда мәҗбүрләгән дигән сүз? Шуңа күрә, галимнәр әйтүенчә: тәкъдир ул — гыйлем, ә гыйлем ул — тәкъдир.Бу, кардәшләрем, бернинди дә аңлашылмый торган нәрсә түгел, моны хәтта безнең, кешеләр арасындагы тормыш мисалларында да күреп аңларга була.

Укытучы һәм укучылар мисалы.

Мисал өчен, күз алдына китерегез: 1980-нче елда бер авылдагы мәктәпкә беренче сыйныфка 20 бала укырга кергән ди. «Беренче звонок»тан соң, аларның барысын да класска кертеп, парталар артына утырткач: «Менә бу апагыз, аның исеме Лилия Маратовна, сезнең класс җитәкчегез булачак», — дип, беренче укытучылары белән таныштырганнар. Лилия Маратовна аларны 10-нчы класска кадәр укыткан, аннары 10-нчы классның икенче яртысында ул кинәт кенә авырып киткән һәм, яше дә тулу сәбәпле, пенсиягә чыккан. Бу класска җитәкче итеп башка ханымны — Ләйсән Авзаловна исемле укытучыны куйганнар. Укулар тәмамлангач, имтиханнарга әзерләнү башланган. Шулай, ата-аналар җыелешыннан соң бер укучының әнисе аннан: «Хөрмәтле Ләйсән Авзаловна, мондый сорау биреп борчыганым өчен гафу итегез, әмма сезнең фикерегезне беләсе килә, сез ничек уйлыйсыз, безнең балаларыбыз имтиханнарын нинди билгеләргә биреп чыгарлар икән?» — дип сораган. Шуннан соң, Ләйсән Авзаловна аларга 20 баланың да якынча нинди билгеләргә бирәчәкләрен исәпләп чыгарып: «Сезнең улыгыз точно бишлегә бирәчәк, ә сезнең кызыгыз өчлегә, ә сезнең балагыз икелегә, сезнең малаегыз дүртлегә һ.б., һ.б.», — дип әйтеп чыккан.
Җыелыштан таралганчы, бер ана: «Туктагыз әле, минем Лилия Маратовнаның телефоны бар, әйдәгез әле аңа да шалтыратып, бу сорауны биреп карыйк, нәрсә әйтер микән...», — дип ата-аналарга тәкъдим ясый. Алар аның бу фикерен хуплап, Лилия Маратовнага шалтыратырга булалар: «Әс-сәламү галәйкум, хәерле кич, Лилия Маратовна! Ничек хәлләрегез? Сәламәтлекләрегез ничек? Барысы да яхшымы? Менә, Аллаһның рәхмәте белән, сез унынчы класска кадәр укыткан балаларыбыз да имтиханнарга әзерләнә башладылар. Безнең бүген монда ата-аналар җыелышы булган иде һәм без яңа класс җитәкчесеннән балаларның имтиханнарын кем нинди билгегә биреп чыга алырлар икән дип сораган идек. Әгәр дә мөмкин булса, сезнең дә бу мәсьәләдә фаразлавыгызны, бу сорауга җавабыгызны ишетәсе килгән иде».
Шуннан соң, Лилия Маратовна аларга: «Минем уйлавымча, сезнең улыгыз бишлегә бирәчәк, Регина Тимербаева — дүртлегә, Мансур Җиһаншинга
килгәндә, ул икелегә бирәчәк, Сабиров Рөстәм — өчлегә...» һәм шулай итеп, барлык укучыларның нинди билгегә бирәчәген әйтеп чыккан. Әлбәттә, Лилия Маратовнаның фаразлавы Ләйсән Авзаловнаныкына гомүмән туры килмәгән.
Балаларның имтиханнары тәмамлангач, ата-аналар бу ике укытучының алдан фаразлап куйган билгеләрен чагыштырып карасалар — 100% диярлеге кайсы
укытучыныкы туры килгән дип уйлыйсыз: Ләйсән Авзаловнаныкымы, әллә Лилия Маратовнаныкымы? Әйе, әлбәттә, Лилия Маратовнаныкы!
Берзаман Лилия Маратовнага имтиханын икелегә биргән Мансур Җиһаншинның әнисе дулый-дулый шалтырата: «Их сез, фәлән-төгән! Сезнең аркагызда минем улым имтиханын икелегә бирде!».
Лилия Маратовна, бичара, олы яшьтәге пенсионер апа бит инде, йөрәген тотып: «Үскәнем, мин бит хәзер сезнең авылыгызда да түгел, хәтта Рәсәйдә дә түгел, мин, гомүмән бүгенге көндә, чит илдә, башка континентта яшим! Ничек инде мин сезнең малаегызның имтиханын икелегә бергәне өчен гаепле булыйм?! Сез нәрсә сөйлисез?!» Теге хатын гайрәтләнеп, һаман җикеренеп: «Юк, сез гаепле, чөнки сез ул имтиханын икелегә бирәчәк дип әйткән идегез! Сез нигә шулай әйттегез?!» — дигәч, Лилия Маратовна аңа: «Мин бит моны бары тик сезнең икеле капчыгы булган улыгызны тугыз ярым ел укытудан алган гыйлемемә нигезләнеп кенә әйттем», — дип җавап биргән.
Бу укытучы теге малайга гаделсезлек кылганмы?
Аның монда берәр гаебе бармы? Юк, әлбәттә! Аллаһ Тәгалә мондый мисаллардан күпкә өстен вә бөек. Аңладыгызмы хәзер кешеләр арасында булган «тәкъдирне», ягъни — гыйлем нигезендә исәпләп чыгаруны? Ә Аллаһ Тәгалә турында нәрсә әйтәсең? Аның Үз мәхълуклары хакында булган гыйлеменең чиге юк! Шуңа күрә, Ул Коръәндә:
﴿وَهَدَيْنَاهُ النَّجْدَيْنِ﴾
«Без аны күтәрелә барган ике юлга (яхшылык һәм начарлык юлларына) юнәлтмәдекмени*? Хаклыкның һәм батыйлның, изгелекнең һәм гөнаһның ни икәнен бәян итмәдекмени?» («Әл-Бәләд», 90:10.)

* «Дөреслектә, Без кешене ир белән хатынның сыекчалары кушылган тамчыдан, аны сынар өчен яралттык. Без аны ишетә һәм күрә торган иттек. Чынлыкта, Без аны туры юлга юнәлттек. Ә инде ул я нигъмәтләргә шөкер итүче мөэмин, я нигъмәтләрне инкяр итүче гөнаһкяр, кяфер булыр» («Әл-Инсан», 76:2-3).

Ягъни, кеше үзе юлны сайлый, әмма Аллаһ Тәгалә аның нәрсә сайлачагын, нәрсә кылачагын һәм ахыр чиктә кая булачагын белә.

"Ник дөньяда бар явызлык?" китабыннан өзек.
More from @vagazlar
  1. Oct 14, 2026document post
  2. Oct 14, 2026photo post
  3. Oct 5, 2026document post
  4. Oct 5, 2026photo post
  5. Sep 27, 2026document post
  6. Sep 27, 2026photo post
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →