TGViewer
Вәгазьләр һәм хөтбәләр Вәгазьләр һәм хөтбәләр @vagazlar · 1.48K subscribers
Post #297 2.2K
Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ сәхабәләре арасында да шагыйрьләр булган. Алардан: Хәсән бин Сәбит, Кәгъб бин Мәлик, Габдуллаһ бин Раууәхә. Алар шигырьләре аша Исламны, Пәйгамбәрне ﷺ мөшрикләрнең «явыз тел»ләреннән саклаганнар, аларның адашуларын ачыктан-ачык бәян иткәннәр, дошманнарга каршы көрәштә сахәбәләрнең рухларын күтәргәннәр.
Аллаһның илчесе ﷺ: «Дөрестән дә, кайбер шигырьләрдә хикмәт бар», – дигән (Әт-Тирмизи, 2845; Әбү Дәүд, 5011; Әхмәд, 1/269). Монда сүз күркәм мәгънәле, әдәпле шигырьләр хакында бара. Шушы хезмәттә тупланган шигырьләр дә «хикмәтле шигырьләр» булыр дип ышанасыбыз килә.
More from @vagazlar
  1. Oct 14, 2026document post
  2. Oct 14, 2026photo post
  3. Oct 5, 2026document post
  4. Oct 5, 2026photo post
  5. Sep 27, 2026document post
  6. Sep 27, 2026photo post
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →