TGViewer
УРМАНАЙ УРМАНАЙ @urmanaidesign · 1.72K subscribers
Post #4986 197

Forwarded from Мәдәни җомга х Безнең мирас

👩🏽🪡 Татар дизайнеры Лилия Гәрәеваның остаханәсендә кунакта

Лилия тумышы белән Чаллы шәһәреннән. Шәһәр кызы булуына карамастан, авылны якын итә, балачакта җәйге каникулларга авылга дәү әниләренә кайткан вакытларын яратып искә ала. Ул ясаган иллюстрацияләрнең нигезендә авыл тормышы чагыла.

Әңгәмәдәшем балачактан ук иҗат белән мавыга. «Башта син рәсем ясадың. Аннары гына сөйләшә башладың», – дип әйтә Лилиягә әнисе. Әнисе Әлфия кайчагында нәни кызын үзе эшли торган мәктәпкә алып бара. Менә шунда янына утыртып, кулына карандашлар һәм чиста кәгазь бите бирә торган була. Кызының рәсем ясауга сәләте барлыгына тирә-юньдәгеләр дә шакката. Чөнки рәсемнәре төгәл дә, матур да була.

Башта Лилия Чаллыда төзүче-рес­тавратор һөнәрен үзләштерә. Аннары 6 ел Кама сәнгать һәм дизайн институтында киемнәр дизайнерына укый. Анда аларга көчле белем бирәләр. Кием дизайнына гына түгел, этникага (миллилеккә) күбрәк басым ясыйлар. Хәтта геральдика фәнен, ягъни гербларның символикасын өйрәнәләр. Тарихи төймәләрнең ­мәгънәсе белән танышалар. Институтта укыган чагында Алабугага музейларга еш баралар. Аларга тарихи костюмнарны реставрацияләргә, тегәргә бирәләр. Институтны уңышлы тәмамлагач, Лилия зур хыялын тормышка ашыра. Ул Казанга күченә. Башкаланы кечкенә вакытыннан ук үз итә. Аның фикеренчә, монда иҗат кешеләренә бөтен шартлар да бар. Бигрәк тә мәдәният өлкәсендә. Мондагы мохит, төрле милли чаралар кул осталарын танытырга, аларга үсәргә ярдәм итә.


Эльза Газизова видеосы
  • ❤ 5
More from @urmanaidesign
  1. Oct 6, 2026Стилизуем осенний образ ❤️‍🔥
  2. Oct 3, 2026Большие и вместительные сумки с авторскими иллюстрациями
  3. Oct 2, 2026Post #5024
  4. Oct 2, 2026Поддержите голосом за URMANAI
  5. Oct 1, 2026С днем пожилого человека Отметил ЦУМ И мы встретили тепло своих гостей и провели мастер-кл…
  6. Oct 1, 2026Бомберы снова в наличии ❤️❤️❤️❤️❤️❤️❤️❤️ В двух расцветках Семь сестриц и шурале
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →