📽️🎬Казанда татар эстрадасы легендасы, «татар сандугачы» Илһам Шакировка багышланган өч серияле «Илһам» телефильмын төшерү тәмамланды.
Съемкалар сигез ай дәвам итте: проектта 70тән артык актер һәм 800ләп кеше массовкада катнашты. Илһам Шакиров ролен актер Марсель Мөсәвиров башкарды.
Бүген иҗат төркеме съемка процессының тәмамлануын традицион рәвештә тәлинкә вату белән билгеләп үтте.
Post #5843
1.02K