2026 елның 24-27 сентябрь көннәрендә Новосибирск шәһәрендә XVIII Халыкара Себер татар яшьләре фестивале узды. Биредә Казаннан да делегация катнашты. Быел әлеге чара Бөтендөнья татар яшьләре форумының «Акыл фабрикасы» белем бирү проекты белән берлектә оештырылды. Фестивальдә Новосибирск, Томск, Красноярск, Казахстан Республикасының Семей шәһәреннән дә делегатлар катнашты.
Чара кыстыбый пешерү остаханәсе белән башланып китте. Фестиваль катнашучылары Рәмзия Галиева белән кыстыбый пешерде, аннан соң үзләре пешергән ризыктан авыз итеп, чәй өстәленә җыелды. Аш-су остаханәсеннән соң «Илһам» әдәби клубы җитәкчесе Язгөл Нугуманова делегатларга татар теле дәресе үткәрде. Көннең икенче яртысында исә «Акыл фабрикасы» спикерларының чыгышлары башланды.
Катнашучылар күп булу сәбәпле, аларны 2-3 төркемгә бүлеп, җыр-бию дәресләренә җибәрдек. Вокалны – опера җырчысы Диләрә Нәбиуллина, хореографияне Халыкара, Бөтенроссия бәйгеләр лауреаты, хореограф Оксана Коваленко алып барды. Кичке якта «Танышу кичәсе» үткәрдек: делегатлар үзләре белән таныштырган җырлы-биюле визиткаларын тәкъдим итте. Беренче көн "Серле дус" уены белән тәмамланды.
Тулырак сылтамада 📲
@tatforum









