Татар-башкорт тарихы каналына рәхим итегез!
Приглашаем на исторический канал "Сто лет назад"
قناة تهتم بتاريخ التاتار والباشقرد والأقوام الإسلامية الأخرى
Post #4735
196
Forwarded from Милләт хәбәрләре

Олуг юбилей нисбәтеннән...
Бу көннәрдә Татарстанда танылган тарихчы, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе, татар халкының милли азатлык көрәшчесе, репрессия корбаны Һади Атласиның тууына 150 ел тулу уңаеннан юбилей чаралары булып узды. Казанда, Татарстан Фәннәр Академиясе һәм Тарих институты тарафыннан Атласига багышланган фәнни конференция уздырылды, галимнең туган ягы Чүпрәле төбәгендә дә юбилей чаралары булды. "Җыен" фонды шушы көнгә ике телдә Һади Атласига багышланган документаль китап чыгарып өлгерде. Татарстанның Милли китапханәсе дә бу эштән читтә калмады, алар Һади Атласи һәм аның турындагы хезмәтләрнең бай күргәзмәсен эшләделәр һәм халыкка тәкъдим иттеләр, шулай ук "Һади Атласи - милләтебез горурлыгы" дип аталган методик- библиографик ярдәмлек әзерләделәр һәм аның электрон вариантын мәктәпләргә тараттылар. Бу библиографик ярдәмлектә шулай ук Һади Атласи исемендәге премия лауреатлары исемлеге дә бирелгән, затлы "Мәгърифәтче" бүләге 1994 елдан бирле милләт өчен күп хезмәт куйган кешеләргә тапшырыла.

- 👍 5