Бу җәй ахырын бергәләп бәйрәм итәргә чакырабыз 🌄
🎟️ Билетлар (600 ₽)
Taraf төркемен Yaratu, Utraw, matur bit кебек җырларны ишетеп таныйсыздыр. Ике егет, гитара һәм электрон музыка – болар барысы да Taraf төркеме.
19 август көнне Шәрык клубында Taraf концерты үтәчәк. Беренче "Unsigez" альбомыннан да, "ikenche" альбомыннан да җырлары көтелә, шуңа күрә концерт ахырында биергә әзерләнегез!
Шулай ук блогер-музыкант Булат Шәйми үзенең cover җырларын башкарачак. Алар арасында Булат татарчага тәрҗемә иткән Billie Eilish, The Weeknd кебек артистларның популяр җырлары да булачак. Алсу Шәймиева, Булатның сеңлесе, дә кушылып җырлап кичәне ямьләндерәчәк.
📅 19 август, 20:00
📍 Шәрык клубы ишегалды
12+
Post #92
1.77K

- ❤ 10