@SkyTat сөйләм клубында балалар төркемнәре эшли башлады: клуб сөйләм төркемнәренә татар телендә сөйләшә өйрәнергә теләүче һәм урта дәрәҗәдә сөйләшүче балаларны чакыра.
Сөйләм клубының очрашулары zoom аша уза. Хәзерге вакытта виртуаль мәктәптә "VIP татарлар" һәм "Чәкчәкләр" төркемнәре шөгыльләнә. Дәресләрдә Русия төбәкләрендә – Татарстан, Башкортстан, Рязань, Мәскәү өлкәләрендә һәм чит илләрдә – Германия, Казахстан, Мисыр, Әзербәйҗанда яшәүче нәни милләттәшләребез да катнаша. Модератор: радиожурналист Алсу Госманова.
СКАЙТАТ.БАЛАЛАР клубына кушылу өчен проект кураторы @g_ajnetdinova исеменә языгыз
Post #1651
929
