"За языки РФ" онлайн-платформасы "Ачык университет" тыңлаучылары өчен Русиядәге милли телләр проектларының иң яхшы үрнәкләренә багышланган махсус доклад-күзәтмә әзерли.
"За языки РФ" координаторы Римма Гомәрова онлайн-конференцияләрдә тәкъдим ителгән Кавказ, Себер, Урал, Идел буе тел активистларының проектларын татар теле өчен дә куллану мөмкинлекләре турында фикер алышырга чакыра.
"За языки РФ" - Русия телләренең актив вәкилләрен берләштергән иҗтимагый платформа. Соңгы бер ел эчендә "За языки РФ" онлайн платформасында телне саклауның алдынгы практикаларына багышланган алты онлайн-конференция узды. Интернет-ресурслар аша танышкан активистлар онлайн-конференцияләрне үз телләрен саклау тәҗрибәсе белән уртаклашу өчен оештыра.
Post #1342
574
